Карендәшләребез «Әдәби атнакич» мәдәни проектының концертында катнашты
25 июньдә Әлмәт шәһәре паркында «Әдәби атнакич» мәдәни проектының икенче сезонын йомгаклау уңаеннан «Җәйләр матур җыр белән» дип исемләнгән концерт узды.
Кичә нефть төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырлардан торды. Чарада нефть башкаласыннан гына түгел, Лениногорск, Азнакай, Түбән Камадан да иҗатчылар катнашты.
Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы белән берлектә «Әдәби атнакич» мәдәни проектын 2024 елның ноябреннән бирле тормышка ашыра. «Рухият» җитәкчесе Алинә Мостафина үз чыгышында «Әдәби атнакич»нең төбәкнең мәдәни тормышындагы мөһим урын алып торуын билгеләп үтте.
Чараны журналист, алып баручы, җырчы Ләйсән Галиева һәм Әлмәт татар дәүләт драма театрының җырчы артисты Фаил Сафиуллин алып барды. Концерт программасы Клара Булатова, Нур Әхмәдиев, Энҗе Мөэминова кебек инде бакыйлыкка күчкән шагыйрьләрнең мәңге онытылмас җырлары белән башланып китте.
Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр төрледән-төрле проектларны тормышка ашыруда кулга-кул тотынып эшләгән «Татнефть» компаниясенә, шәһәр администрациясенә, Әлмәт татар драмтеатрына, китапханәләргә һәм партнёрларга рәхмәт белдерде.
Концерт программасына барлыгы 25 җыр кертелгән иде. Аларны 15 җырчы һәм «Кәләем» ансамбле башкарды. Яңгыраган җырларның күбесен — «Шушы яктан, шушы туфрактан без», «Бәхет төне», «Бәхетем син минем» — тамашачылар сәхнәдәге артистлар белән бергә җырлады. Әлбәттә, әлеге концертта сәнгать һәм музыка остасы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күп җырлар авторы Роберт Андреев та катнашты.

«Әдәби атнакич» мәдәни проектының өченче сезоны көзен ачылачак дип көтелә, дип хәбәр ителә «Татар-информ»да.
А.Кондратьева фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев