Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Карендәшебез, шагыйрә Мария Логинованы искә алып...

Елның соңгы көннәре Түбән Кама ягыннан кайгылы хәбәр китерде: Югары Чаллы авылында туып-үсеп, язмышы шәһәр белән бәйләнгән Мария Логинова арабыздан мәңгегә киткән.

Беренче очрашу

Түбән Кама керәшен оешмасы җитәкчесенең урынбасары Эльмира Гыйльметдинова Марияне соңгы йортына озатып кайтулары турында хәбәр иткәч, җан елады. Аяусыз язмыш инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр итсә дә, балаларын тәрбияләп үстерер, тирә-яктагыларга якты хисле шигырьләр бүләк итәр һәм тормышны яратып яшәр ныклыкка ия иде Мария. Аның бүләгенә — декупаж алымы белән ясалган тәлинкә-пейзажга карап, бу керәшен кызы белән беренче очрашуымны искә төшердем. Түбән Камадагы татар газетасында эшләгән чагым иде. Мария турында кем әйткәндер, ишетүгә үк, өйләренә киттем. Ишекне Мария үзе ачты. Квартирында тотынып, акрын гына йөри башлаган иде ул. Тормышка кабат ялганган чибәр керәшен кызы белән озак гәпләшеп утырдык. Ул сөйләшү ак кәгазьгә күчеп, ике гасыр чигендә чыккан газетада «Язмышына кабат ялганып» дигән язма булып басылды (Мария турында еш яздым, әмма беренче очрашуыбыз һаман да истә). Үземнең шәхси архивта сакланып калган шул язмага, әйдәгез, бергәләп күз салыйк әле... 

Күбәләктәй 

Җирне, күкне тоташтырган аклык диңгезендә аның коляскасы артыннан сузылып эзләр кала. Чәченә, йөзенә сыенучы кар бөртекләре аңа өрфия канатлы күбәләкләр булып тоела. Күбәләкләр?..

...Их, урыныңнан сикереп тора алсаң иде дә, шул күбәләкне тышка, иреккә очырсаң иде. Юк, очырмас иде, урамда әле яз сулышы сизелер-сизелмәс кенә. Ул аны кулларына алыр, тыны белән яшәү сулышы өрер, тормышка ялгар иде... Күбәләккә барыбер җиңелрәктер, канатларын да, тәнен дә авырту сызлатмыйдыр. Ә шулай да аны күргәч, рәхәт булып китте. Ул да язмышы буйлап күбәләктәй генә очрамын дип уйлаган иде дә бит, күрәсең, язмаган. 

Ә бит, чыннан да, ул күбәләк кебек иде. Сабый чакта туган авылы Югары Чаллының яшел тугайларында күбәләктәй очмадымени гаиләдәге 8 баланың төпчеге булган керәшен кызы Мария?!

Мәктәп елларында каләм тибрәткән Мария, унны тәмамлагач, Түбән Камадагы 66нчы училищеда һөнәргә өйрәнеп, шин заводында эшли башлаганда бу мавыгуы онытылып тора. Күңелендә шигъри юллар яңгыраса да, ничектер, кәгазьгә төшерергә җае табылмый. Аннан соң, гаилә мәшәкатьләре, балалар... Алар кечкенә чакта ясле-бакчага күчкән Мария яңадан шин заваодына кайта: массакүләм шиннар заводының автокамера цехына монтировщица булып урнаша. Эш, өй, туганнар, дуслар белән аралашулар... 

Сындырырдай сынау

1996 елның 6 ноябре... Язмыш китабы үзенә 30 яшьлек Мария Логинова гомеренең бу мизгелен кара хәрефләр белән уеп яза... Алда — ял, бәйрәм көннәре. Шатлык өстенә шатлык өстәп, туталары өй туе уздырырга җыеналар. 3нче класста укучы улы Роман белән 1нчегә кергән Катяны туталары үзләренә алып китә. Күңел ашкынуы канатлар куйгандай, Мария тиз-тиз генә керләрен юа. Шушы соңгыларын гына элеп керер дә, ул да барыр, кичтән ук булыша торыр. Балкон култыксасы белән бер биеклектә булган тумбочка өстенә басып, бауга үрелгән Мария, үзенең керләренә уралып, 5нче каттан аска очканын сизми дә кала…

Аңсыз килеш операция өстәленә салалар аны. Операция арты операция. Марияне уратып алган туганнары күзенә карамаска тырышкан табибларның «яшәмәс, барысына да әзер торыгыз» дигән өметез җаваплары... Болар барысы да — туталары сөйләгәннән. Алар дәваханә койкасында хәрәкәтсез ятарга мәҗбүр булган Марияне 5 ай буе бала баккандай карыйлар.

Ул чагында Мария тән сызлауларыннан аңы җуелыр дәрәҗәдә газаплана, онытылып торган мизгелләрендә янына, күбәләк булып, әтисе килә. Өрфия канатлары белән кызының җанын сыйпап-сыйпап ала: «Балам, болай азапланганчы, әйдә, минем белән...». Сызланудан телгәләнүче җаны күбәләккә әйләнәм дигәндә, «балаларың синсез нишләр» дигән йөрәк тавышы туктата аны. Аңына килгәч, ул Ходайга ялвара: «Шул балаларымны аякка бастырырлык кына гомер бир, көч бир...». Үз җаннарын ярып бирердәй туталары, дәвалары белән өметенә канат куйган табиблар һәм үзенең яшәүгә бар үҗәтлеге, теше-тырнагы белән ябышуы — болар барысы бергә Марияне мәңгелек упкыннан йолып ала. 

Балалары хакына

Өйләренә алып кайтып, зал ягындагы диванга салалар. Балалары, ятимнәргә хас моңсулык белән, Мариягә төбәлә. Боларны күреп, ул үзенә төшкән сынауның никадәр авыр булуын тагын бер кат бар ачысы белән тоя. Сабыйлары нәни куллары белән идән юалар, бәрәңге әрчиләр, бар авырлыгы урын-җирдә булган әниләрен карыйлар. 

Ул үзенең хәрәкәтсезлеге белән һич тә килешә алмый. Язмышка аны бәйләр өмете — балалары. Ничек итеп шул өмет канталарын кисмәк кирәк?! Тешен кысып, күз яшьләре, мең газап аша физик күнегүләр ясарга тотына. Аңы җуелыр чиккә җиткәнче көннәр буе бер үк хәрәкәтләрне кабатлый. Массажның да ярдәме тия. Акрынлык белән генә булса да, шуыша, бераздан үрмәли, ә тора-бара тезләрендә йөри башлый. Өйдә нәрсәне дә булса урыныннан алып куя алса, «мин моны үзем эшли алдым бит», дип балаларча шатлана.

Сәгатьләре генә түгел, мизгелләре дә елларга тиң авыр, газаплы көннәр бер-бер артлы артта кала (хәрәкәтләре чикләнгән, инвалид коляскасына утырырга мәҗбүр булган Мария бүгенге көндә бик акрынлык белән булса да, өйдә култык таякларында йөри). Ул аз гына да шөгыльсез утырмый, я нәрсә булса да бәйли, яки күңел хисләрен шигъри юлларга салып кәгазьгә төшерә. Таш булып йөрәгенә утырган чарасызлык хәзер әнә шулай шигъри дулкыннар булып түгелә аның җаныннан. Әле ул рәсемнәр дә ясый. Туган төбәгенең гүзәл табигате тасвирланган ул картиналарын дусларына, танышларына бүләк итә.

...Җирне, күкне тоташтырып, ап-ак кар ява. Коляскада утыручы Мария күк тирәнлегеннән җиргә омтылучы нәни кар күбәләкләренең шигырь көйләгәндәй җай гына талпынуын күзәтә. Кар күбәләкләренең күк белән җир арасында очып үткән мизгел-аралары да үзләре өчен тулы бер гомер бит. Мариянең үз гомере дә күк белән җир арасында кыл урталай бүленгән кар-күбәләкләр гомередәй: фаҗигале ноябрь киченә кадәргесе һәм аннан соңгысы... Әмма бүгенге көндә Мария үзен бәхетсезләрдән санамый. Сынып, кабаттан язмышка ялган да, ничек бәхетсез булмак кирәк?!

Мария Пашина (Логинова) белән әңгәмә:  30 яшеннән инвалид калган Мария Пашинаны язмыш һәрьяклап сыный

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев