Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

30 яшеннән инвалид калган Мария Пашинаны язмыш һәрьяклап сыный

Түбән Камадан Мария Пашинаның иҗат җимешләрен укып сокланмаган кеше юктыр. Бүгенге көндә Мария Петровнаның хәле җиңелләрдән түгел. Йөри алмау ачысына өстәп, улы Роман СВОда батырларча һәлак булган.

Бәхеттән бәлага бер адым

Мария 1966 елда Түбән Кама районының Югары Чаллы авылында, ишле гаиләдә сигезенче бала булып дөньяга килә. Авылда сигез класс тәмамлагач, күрше авыл мәктәбендә укуын дәвам итә. Балачактан журналист булырга хыялланган кыз, төрле кызыклы вакыйгалар, матур шигырьләр язып, туганнарына, дусларына укый. Ләкин, авыл баласының зур шәһәргә укырга барырга батырчылыгы җитми. Ул Түбән Камадагы һөнәри училищега укырга керә. Анда укыганда күңелендә шигърият яшәсә дә, язырга вакыт табылмый. Кияүгә чыга, тормыш мәшәкатьләре, балалар үстерү... Йөрәк җимешләре кечкенә чакта — балалар бакчасында, аннары заводта автокамера цехында эшли.

1996 елны Мария зур бәхетсезлеккә юлыга. Сеңлесенең туган көненә барыга җыена. Балаларын — 10 яшьлек улы Романын һәм 7 яшьлек кызы Катяны туганнары белән алданрак җибәрә. Мария өй эшләрен тәмамлап, юган керләрен эләргә дип балконга чыга. Тик, бер мизгел эчендә, ул бишенче каттан егылып төшә.

Хәрәкәтсез яту белән килешми

«Ул вакыттагы газапларым, авыр уйларым сынауларымның башы гына булган икән. Ярый әле, туганнарым һәрвакыт ярдәм итеп, терәк булып тордылар», — дип авыр хатирәләрен яңартты ул. 

Көчле рухлы Мария беркайчан да сәламәтлегемне югалттым дип зарланып утырмый. Балалары, туганнары алдында бер кирәксез, хәрәкәтсез булып түшәктә яту белән дә килешми. Шуңа күрә, кайчандыр онытылган язу сәләте яңадан уянып, ул шигырьләр яза башлый. 

— Төшемдә саклаучы фәрештәне күрдем, аның ярдәме белән булгандыр, күңелемдә шигырь артыннан шигырь туа торды — язып кына җитеш. Бу талантның Ходай тарафыннан бирелгәнлегенә чын-чынлап ышандым. Яңа сулыш алып яши башладым. Әйтерсең, үземнең дә иңнәремә канатлар үсеп чыкты. Бер-бер артлы китаплар чыгара башладым, — ди Мария.

Ул чакларда аның күңелендә туган матурлык шигырьләрдә генә түгел, ә кул эшләрендә дә чагылыш таба. Ул төрле техникаларны оста кулланып, картиналар чигә, бисер белән матур әйберләр ясый, бәйли, ыргак ярдәмендә сувенирлар һәм композицияләр тудыра, шулай ук майлы буяулар белән рәсемнәр ясый. Мария инвалидлар өчен оештырылган барлык чараларда актив катнаша, театр, концерт һәм авыл бәйрәмнәрендә дә чыгыш ясый. Үзенеке кебек язмышлы дусты керәшен кызы Раиса Мищихина белән «Таң» иҗат төркеме дә оештыралар. Халык иҗаты йортындагы чараларда, хәйрия концертларында катнашалар. Түбән Каманың «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле белән дә бергә чыгыш ясыйлар. 

2002 елны Мариянең тормышында Евгений исемле рус егете пәйда була. Мария үзе: «Евгений бик әйбәт кеше. Аның белән гаилә корып яши башлаганыбызга 23 ел. Бергә үткән бу елларда Евгений миңа һәр яктан да таш стенадай ныклы таяныч булды. Вакытында җылы сүзен әйтеп, бирешмәскә өндәде. Аның белән генә мин чын хатын-кыз бәхетен тоя алдым. Янәшәмдә ул булмаса, белмим нишләр идем. Аның күзләрендә чын ышаныч чаткылары бердә сүнми», — ди. 

Алар өйләнешкәндә Мариянең балалары кечкенә була бит әле. Аларны аякка бастырып, Романны өйләндереп, тормышларын җайлап җибәрергә булышучы да Евгений. Аны оныклары яратып, «деда» дип кенә торалар. Евгений да балаларны бик ярата.

Тыныч кына яшисе иде дә бит…

Тик, Мариягә тормыш кабаттан күтәрә алмаслык сынавын әзерли. 2025 елның 9 мае аның өчен иң кара көннәрнең берсе була. Махсус хәрби операциядә катнашкан улы Роман Борисовның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Газиз баласын югалту хәсрәте ананың йөрәгенә тирән яра сала. Ул бик нык чирләп китә. 

Хәзер аның янында туганнары гел чиратлашып торалар. Мариянең бертуган тутасы Вера Петровна: «Без — туганнар, бер-беребезне алыштырып, Мария янында көн саен булабыз. Без аның шулай түземле, сабыр булуына исебез китә. Ничек кенә авыр булса да, уфтанмый туганкаебыз, киләчәктә терелүенә ышанып яши. Аның уйлары, киләчәккә өметләре бары тик уңай якка гына. Сеңлебезгә бу авыр минутларында ире Евгений төрле бик булыша. Сәламәт кешеләр дә аның кебек яхшылыкны эшли алмастыр. Алар бик матур пар, аларга карап бик күп нәрсәне өйрәнергә була. Евгенийга 3 яшь чагында прививка ясыйлар, шуннан нык чирләп, инвалид булып кала. Ул да үз гомерендә бик куп сынаулар үтә. Шулай, 23 ел буе, берсен-берсе кадерләп, матур итеп гомер кичерәләр иде, Мариянең нык авырап китүе бик боектыра шул», — дип сөйләп үтте. 

Баласы турындагы ачы хәсрәтне Мариягә җиткерү дә Вера Петровнага йөкләнелә. Ул вакытта сеңлләре Мария дәваханәдә, гематология бүлегендә ята. 

«Бу авыр хәбәрне аңа ничек җиткерүемне сүзләр белән аңлатып бирә алмыйм, бик авыр булды. Башта шәфкать туташларына әйттем. Алар кирәкле процедураларны әзерләделәр. Мин килгәндә, Мария, кан салгач хәле яхшырганына сөенеп, елмаеп каршы алды. Ә мин аны кочаклап, туктый алмыйча еладым. Ул: «Елама, түти, хәлем яхшырды, шөкер», — диде. Мин ишек янында, коридорда бер сәгать чамасы, ничек әйтергә, ничек җиткерергә дип елап йөрдем. Әйтмичә дә булмый бит. Көн саен бер үк вакытта туганнарыбыз белән Романга, аның иптәшләренә исән-сау йөрсеннәр дип теләк тә теләдек тә бит...»

Шулай йөргәч, Вера түти Мария янына килеп утыра да: «Сеңлем, балакаем, ничек әйтим, ничек сиңа җиткерим бу авыр хәбәрне?» — ди.
Мариягә хәбәрне әйткәч, үзегез аңларсыз инде... «Менә ни өчен ике көн улым төшемә кермәде, юкка чыкты», — дип такмаклап елый ул. 

Романнан калган истәлекләр

Ефрейтор Роман Борисов 9 майда дрон килүен күреп, иптәше белән торба эченә кереп качкан һәм нәкъ шунда дрон шартлаган.

Шулай итеп, Мариянең газиз улы өч ел буе барлык авырлыкларга түзә-түзә, бар көчен җиңүгә юнәлтеп илебез сагында торса да, исән-сау килеш туган җиренә кайта алмый. Геройларча һәлак була.

«Роман соңгы тапкыр сугышка керер алдыннан, «За отвагу» медален штаб командирына биреп, военкоматка тапшыру турында сораганын безгә әйткән иде. Әле ул медале кайтып җитмәде. Аннары командиры сүзе буенча „За Мужество“ медале килергә тиеш, дип хәбәр иттеләр. Романың хатыны, 14 яшьлек улы һәм 11ен тутырган кызы таянычсыз калдылар», — дип сөйләде Вера Петровна. 

Романнан калган әйберләрне, медальләрне, махсус хәрби операциядәге иптәше алып кайта. Аның белән сөйләшү бик авыр узды, йөрәкләр әрнеде дип искә алдылар якыннары. Әйберләре арасында Романның батырлыгын тагын бер кат раслаган бүләк «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены һәм Суворов медале дә бар.

Романның үлемен әнисе бик авыр кичерә, авыртулары көчәя. Мариянең хәзерге хәле бик катлаулы, аңа һәр минут саен ярдәм кирәк. Туганнары, якынннары гел янында булып, бергәләп бу авырлыкны җиңәргә тырышалар.

Ни генә булмасын, тормыш дәвам итә. Мариянең элеккеге активлыгы, тормышны яратуы, аның эчендәге көчле рух, бу авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәр, дигән өметтә булыйк. Сөйләшүдән туктап ял иткән арада, Мария тутасыннан ручка сорап алды. Берничә минуттан, аның улы турында язылган шигыре әзер иде инде…

Әй, улым, балакаем,
Кайда нурлы күзләрең?
Миңа карап «Әни!», диеп,
Әйткән җылы сүзләрең.

Сине язмыш йолып алып,
Алды үз кочагына.
Барыбызны салды кисәк,
Әче яшь учагына.

Их, улкаем, соңгы китүең...
Бәхилләшә алмадым.
Үгет-нәсихәтләр биреп,
Саубуллашып калмадым.

Үпкә тотмыйм беркемгә дә,
Бар да Ходай кулында.
Иман белән озатып калдым,
Сине озын юлыңа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев