Карабаянда келәү булды
Теләче районының Карабаян авылы электән үк дингә игътибарлы булган. Быел анда Питрау көнне бәйрәм келәве булды.
Питрау көннәрендә әлеге авылның Казан Алла Анасы тәресе чиркәвенең 240 еллыгын һәм яңадан торгызылган храмны аруландыруның 10 еллыгы уңаеннан бәйрәм келәве узды.
Келәүне Татарстан митрополиясенең (Казан епархиясе) гаилә, ата-аналарны һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча епархия бүлеге рәисе, Казан епархиясенең Питрәч округы иерее Ярослав Петрущенков алып барды.

Бәйрәм чарасы барышында рухи-әхлакый традицияләрне ныгытуга, чиркәү тормышын үстерүгә зур өлеш керткән карендәшләребезгә Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Килгән кунаклар тәмле коймак, кайнар чәй, ботка белән сыйланды, җырлап-биеп бәйрәм итте.


Фотолар: Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев