«Камиллеккә чикләр юк»: Сарманнан Кирилл Кондратьев көрәшне, җырны, атларны үз итә
Кирилл Кондратьев керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы – Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концертында алып баручы буларак танылды.
Кечкенәдән әтисенең атлары янында үскән гаилә башлыгы Федор Кондратьев хәзер үзе дә атлар белән «җенләнә». Чабышкыларга булган мәхәббәтен ул улларында да тәрбияли. 10 яшьлек Кирилл быел Сабантуйда беренче тапкыр үзе катнашачак.
«Мин милли көрәш белән дә бик яратып шөгыльләнәм. Спортка мәхәббәтне дә әтием тәрбияләде. Алты яшьтән атларда йөрим», – дип әйтә Кирилл.
Ирекле көрәш буенча РСФСР чемпионы Хаҗип Гәрәев истәлегенә оештырылган татарча көрәш буенча республика турнирында ул 40 килограммга кадәр авырлык категориясендә өченче урынны яулады.
Петровский Завод авылы егетенең тагын бер зур уңышы бар. Быел «Созвездие - Йолдызлык» театрында узган керәшен җыруларын яшь башкаручыларның республикакүләм «Туым жондозы – Рождественская звезда-2026» конкурс-фестиваленең Гала-концертында Кирилл Кондратьев алып баручы буларак танылды. Ул Ләке авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Айбагыр» балалар фольклор ансамбленә йөри. Аның сәхнәдә үз-үзен тотышы, ролен сәнгатьле итеп башкаруы сокландырды. Ул бик матур җырлый да әле.
« Сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә мине әнием Клара белән ансамблебез җитәкчесе Римма Валентиновна өйрәтә. Миңа керәшен җырулары бик ошый, – диде нәни йолдызчык.
Кечкенә дә төш кенә Кириллның киләчәге өметле күренә. Күпкырлы сәләт иясе мәктәптә дә яхшы билгеләренә генә укый.
«Безнең Кирилл – үтә дә тырыш, үҗәт, төпле егет. Ул һәрвакыт үз сүзендә тора, нинди дә булса эшкә алына икән, аны җиренә җиткереп башкара. Өлкәннәргә хөрмәте зур. Мин аның апасы Валерия белән беренче тапкыр ансамбльгә килгән көнен яхшы хәтерлим әле. Кыюсыз гына малай иде, хәзер төпле фикерле, конкрет егет булып үсеп килә. Бөтен яктан да килешле, акыллы, чибәр үзе. Һәр сүзне тиз эләктереп ала, әйткәнне төгәл үти. Чиста, пөхтә киенеп йөри, җыйнак. Аның артыннан бернәрсәне дә җыясы юк, ул мөстәкыйль итеп тәрбияләнгән», – дип мактады егетне Ләке мәдәният йорты директоры Римма Антонова.
«Камиллеккә чикләр юк» әйтеме Кириллга бик туры килә. Аның киләчәктә дә биек үрләр яулавына, яңа җиңүләргә ирешүенә ышанабыз.
Фото А. Кондратьева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев