Кадер авыл җирлегендә барлык халыклар да бердәм булып, туган төбәкне яшәтү өчен тырыша
Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова үзара салым акчасының юлларны ремонтлауга, зиратларны карауга, халык өчен тормыш уңайлыклары тудыруга тотылуы турында сөйләде.
— СВОдагы якташларыбызга булышу теләге берләштереп, күңелдә патриотлык хисен тагын да арттыра төшкән 2025 елыбыз үзенең борчу-шатлыклары, эш-мәшәкатьләре белән артта калды. Җирлек халкы махсус операциядәге ир-егетләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә, җирлек күләмендә уздырылган өмәләрдә зур активлык күрсәтте. Үзара салым җыюда да бердәм булды.
2025 елны халыктан үзара салым Кадердә — 113 мең 400 сум, Әхмәттә — 78 мең 600, Туңылҗада — 30 мең, Федотта — 20 мең, Киселевкада 1 мең 800 сум җыелды. Шуңа дәүләттән бирелгән субсидия дә өстәлгәч, безнең җирлектәге үзара салым 1 миллион 212 мең 77 сум тәшкил итте. Бу акчага җирлек авылларында ниятләнгән эшнең барысы да эшләнде.
2026 елга үзара салым суммасын һәр авылда да җан башыннан 600 сумнан җыярга килешенде. Яңа елда Кадер авылында үзара салым акчасына зират коймасын алмаштыру өчен материал сатып алу, чишмәгә елга аша чыга торган күперне төзекләндерү күздә тотыла.
Әхмәттә, ут-күз чыгудан саклану максатыннан, янгын гидрантлары сатып алып урнаштырырга уйлыйбыз. Шулай ук, Әхмәттәге балалар уен мәйданчыгы өчен кирәкле җиһаз-җайланмалар да аласы бар.

Туңылҗа авылындаҮзәк урам юлын ремонтларга кирәк. Җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юлларын да карап, тәртиптә тоту мөһим.
Федот авылында да шул ук юлларны чистартып, төзек тоту, Урам юлын ремонтлау каралды.
Киселевкада зиратны койма белән әйләнереп алу өчен тимер баганалар сатып алачакбыз.
Яңа 2026 елга да зур планнар белән керәбез. Илләр имин, гаиләләр бөтен, җаннарда тынычлык һәм барыбыз да сәламәт булып, еракта Ватан кушкан бурычны үтәүче якташларыбыз да исән-сау кайтып, Кадер җирлеген гөрләтеп яшәсәк иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев