Юкәчедән Анна Овчинникова — гомерен балаларга багышлаган укытучы һәм шагыйрә
Мамадыш районының Юкәче авылы зур булмаса да, бик матур. Ул Балавыз елгасы белән Мәрҗән тавы арасындагы калкулыкка урнашкан.
Авылда 40 елга якын педагоглык стажы булган Анна Овчинникованы авылда белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юк. Анна Илларионовна гомеренең күп өлешен балаларга белем бирүгә багышлаган. Әле бик матур итеп шигырьләр дә яза ул.
«Мин 22 апрельдә туганмын. Без үскәндә бу көн истәлекле санала иде, шуңа, минем туган көнемне дусларым да, туганнарым да онытмады, — ди ул үзе турында сүзен башлап. Башлангыч классларда Шүләңгер мәктәбенә, 4нче класска Кләүшкә йөреп укырга туры килде. Бу вакытларда әтием Пойкино авылы председателе булу сәбәпле, без дә анда яшәдек. Ә туган авылыбызга яшәргә кайткач, Шәдче мәктәбендә белем алуымны дәвам иттем. Мәктәптә уку миңа җиңел бирелде. Иң яратканнары минем өчен төгәл фәннәр — физика, математика булды. Тел фәннәрен дә әйбәт үзләштердем».

Анна Овчинникова читтән торып, КДПИның физика-математика факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын 1967 елның 1нче сентябреннән Ташлыяр мәктәбенең башлангыч класс укытучысы буларак башлый. 4 ел эшләгәннән соң туган авылындагы мәктәпкә эшкә кайта. 36 елдан артык башлангыч класс укучыларына белем бирә.
«Укытучы булу — балачак хыялым иде. Бер дә зарланмыйм, үкенмим, хыялым тормышка ашты. Хезмәтемне нык яраттым. Ул чакларда авылда балалар күп, йорт саен 5-6дан ким түгел. Шау-гөр килеп, ата-аналар белән аңлашып эшләдек. Әле дә укучыларым белән аралашып яшибез. «Рәхмәт, апа!» дигән сүзләрен ишетү — зур бәхет. Апа дигән сүз бик тә кадерле», — ди Анна Илларионовна.
Кирәгенчә таләпчән дә, сабыр да булган укытучының укучылары арасыннан күпләре югары уку йортлары тәмамлаган.
«2008нче елдан лаеклы ялдамын. Ирем белән 3 бала тәрбияләп үстердек. Кызганыч, ирем 2001 елның көзендә арабыздан китте. Балаларның үз гаиләләре, матур яшиләр, тигез гомер итсеннәр дип көн дә Ходайдан сорыйм. 5 оныгым буйга җитеп киләләр. Олы оныгым Диана да укытучы, кияүдә, бер баласы бар», – дип сүзен дәвам итте ул.
Анна Илларионовна шигырь язу серләре белән уртаклашты.
«Шигърият — үзеңнең дә, бүтәннәрнең дә уй-хисләрен кузгата. Әле күптән түгел генә мәдәният йортында Нина Салимуллина оештырга «Ач, шигърият, серләреңне» дип исемләнгән шигъри кичәгә чакырдылар, күңелләрем тулып, сөенеп үз шигырьләремне укыдым анда».

Нина Салимуллина:
«Кичәдә катнашучылар үзешчән шагыйрә Анна Овчинникова иҗаты белән таныштылар. Һәркем шигъриятнең сихри дөньясына чумды. Алып баручы, катнашучылар аның авыл, гаилә, табигатькә багышланган шигырьләрен укыдылар. Шагыйрәгә үзебез туплаган шигырьләр җыентыгын бүләк итү чын сюрприз булды. Мондый бүләк аның талантына соклануны һәм иҗатына хөрмәтне белдерә», — дип ассызыклады.
Кичәне Нина Салимуллина башкаруында, үз халкың өчен горурлык, кече Ватанга мәхәббәт турындагы «Чишмә башы» җыруы белән тәмамлаганнар.

Алъяпкыч
Керәшен күлмәге һәрвакыт
Алъяпкычлап киелә.
Аны кигәч, хатын-кызлар
Тагын күркәм күренә.
Алъяпкыч итәк-канаты
Бөрелеп-бөрелеп тегелгән.
Ә аның асыл бизәге
Бигрәк оста чигелгән.
Алъяпкычның чигелеше
Күз яуларын алырлык.
Аны кигән зифа булган,
Сокланып таң калырлык.
Җыйнаклыгы, чисталыгы
Күренә киеменнән.
Тыйнаклыгы, сабырлыгы
Балкый алсу йөзеннән.
Ак алъяпкыч кигән кызлар
Ямьлидер тирә-юньне.
Керәшен карендәшем минем
Кунакчыл, киң күңелле.
Кадерле бүләк
Кадерле бүләк саклана,
Бирнәле сандыгымда.
Кулларыма алам аны
Нәнәйне сагынганда.
Нәнәйнең биргән бүләге,
Бүләкнең бер дигәне.
Үз кулы белән эшләгән
Ул керәшен күлмәген.
Төннәр буе җеп эрләгән,
Тукыма суккан үзе.
Аннан матур күлмәк теккән,
Искитеч булган түзем.
Төсе бер дә үзгәрмәгән,
Әйтерсең ул өр-яңа.
Бу күлмәкне күргән кеше
Сокланып карый аңа.
Якасы төз, каптырмасы
Нык итеп беркетелгән.
Түш, итәк чабулары да
Тигез итеп эшләнгән.
Ефәк тасмалар тегелгән
Бал итәк, ул җиңнәре...
Эх, сөенә күңелләрем,
Булмас моңа тиңнәре.
Түзеп торып буламы соң?!
Кидем күлмәкне өскә.
Гәүдәләремә килешле,
Килешеп тора төскә.
Сугылган алача күлмәк
Бигрәк йомшак һәм җылы.
Яратып теккән бит аны
Минем нәнәйнең кулы.
Үтүкләп, төреп яхшылап,
Тыгып куйдым сандыкка.
Булыр ул бүләгем диеп,
Минем берәр оныкка.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев