Юкәчедә бишенче тапкыр Казанский узды
21 июль көнне Мамадыш районының Юкәче авылында, Алла Анасы изге Мария тәресе табылган көн хөрмәтенә Казанский бәйрәме узды. Ул — Юкәченең Престол бәйрәме.
Дөресен генә әйткәндә, Казанский бәйрәменә «Туганайлар»дан хезмәттәшем Алиса белән беренче баруыбыз иде. Юкәчегә килеп җиткәч тә, халыкның күплеген күреп гаҗәпләндек, машина куярга да урын калмаган иде. Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков әйтүенчә, Казанский бәйрәме атнаның кайсы көненә туры килүгә карамастан, ел да үз көнендә — 21 июльдә үткәрелә һәм аңа халык бик күп җыела.
Бәйрәм башланганчы Валерий Васильевичның үзе белән аралашырга өлгердек.
— Бездә Казанскийны элгәредән зурлап уздыра торган булганнар. Биш ел элек, аны бераз яшьләрчә итеп, яңартып җибәрергә булдык. Үзебезнең йолаларны күрсәтеп, керәшен ансамбльләрен, татар эстрадасы артистларын чакырып, авыл халкы өчен бәйрәм ясыйбыз. Казанский көнне иртән чиркәүдә келәү була. Шуннан соң халык зиратка барып, үлеләрне искә ала. Зираттан кайткач, мәйданга җыелып, Казанскийны зурлап бәйрәм итәбез. Быел да, атна уртасы булса да, кайдан гына килмәделәр... Шулай матур итеп алга таба да уздырырга язсын, — дип сөйләде ул.

Казанский бәйрәме Валерий Васильевичның Юкәче турындагы җыры белән башланып китте, алга таба театральләштерелгән күренеш белән дәвам итте. Элгәреге карендәшләр образына кереп, түтиләр, олы дәдәйләр, «Җүкяче» артистлары авылның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләделәр. Аларның мәйдан уртасындагы чыгышыннан элек юкәчелеләрнең ничек яшәгәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен дә белдек. Танылган авылдашларын да хөрмәт белән әйтеп уздылар.


Бәйрәмгә керәшен фольклор ансамбльләре дә шактый килгән иде. Алабуганың — «Ак каз», «Сүрәкә» (Шүрнәк); Мамадыш районыннан — «Җүкяче», «Карендәшләр», «Покрау», «Талир тәңкә», «Урагай» ансамбльләре бергәләп түгәрәк уен ясады. Алар мәйдан тирәли әйләнде, бер-бер артлы сәхнәдә җырулар башкардылар.
— Владимирдан инде рәттән 4нче ел килүебез. Юкәче — халкы кунакчыл булган, керәшенлекнең бөтен матурлыгын, кабатланмас үзенчәлеген үзенә җыйган авыл. Монда бәйрәм ел да оешкан төстә уза. Валерий Васильевичның безне шулай зурлап, чакыруына рәхмәт«, — дип сөйләде «Талир Тәңкә» ансамбле җитәкчесе Галина Михайлова.

Җыенны ачып җибәреп, халыкны бәйрәм белән котлагач, Валерий Шрыков юбилярларга, озак еллар тату яшәүче гаиләләргә һәм хуҗалык алдынгыларына Мактау хатлары, бүләкләр тапшырды.
Татарстанның халык артисты Олег Фазылҗанов алып барган бәйрәм буе халык үзен юмор кичәсендә утыргандай хис иткәндер. Бу күтәренкелек Казанскийга килгән һәркемдә күренде — барысы да активлар, шат күңеллеләр. Уеннарны игълан итүгә олысы-кечесе атылып чыкты. Үз күңелләрен күреп, рәхәт яши икән бу якта карендәшләр дип, кызыктык. Чүлмәк вату, әтәч тоту, чаңгыда йөрү, утын кисү, көянтә-чиләк белән су ташу кебек, берсеннән-берсе кызыклырак уеннар, ярышлар карадык. Алар өчен әзерләнгән бүләкләр дә саллы иде.

Бәйрәмдә танылган артистлар — Вадим Захарова, Рәфис Кәлимуллин, Алина һәм Азат Кәримовлар, «Казан егетләре» төркеме, Хәят чыгыш ясаганда, аларга кушылып биедек, җырладык.


Күп кенә Сабантуйларда, Питрауларда, Авыл көннәрендә булганыбыз бар, әмма берсе дә Юкәчедәге бәйрәмгә җитми инде дисәк, арттыруга санамагыз, карендәшләр. Әле һаман да күңелебез белән Юкәче Казанскиенда йөрибез…
Алина Кондратьева, Алиса Ахметшина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев