Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Югары Чура авылы балалары балыкчылар бәйгесендә көч сынашты

Әлеге бәйгедә Кукмара районының Ядегәр һәм күрше Югары Чура җирлекләреннән килгән физик мөмкинлекләре чикле балалар, аларның әти-әниләре катнашты.

Район инвалидлар җәмгыяте Ядегәр җирлегендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен балык тоту буенча бәйге үткәрде. Шәхси эшмәкәр, беренче төркем инвалид Райнур Әсхәдуллин, үзенең бакча башын төзекләндереп, ясалма күл булдырган һәм хәзер анда балык үрчетә.

Балык тоту бәйгесендә катнашучы инвалидлар өчен барлык уңайлыклар да тудырылган: күл тирәсендәге кыргый үләннәр һәм тигәнәкләр чабылып, физик мөмкинлекләре чикле балалар имгәнмәсен, коляскада йөрүчеләргә хәрәкәт итәргә уңайлы булсын өчен махсус чистартылган. Күл буенда ял итү өчен матур йорт та куелган. Аның эчендәге самоварга чишмә суы килә, ә артык су торба аша яңадан күлгә агып төшә. Өй янында озын өстәл әзерләп, кунаклар өчен мул табын корылды. Райнур зур казанда тәмле аш пешерде, шашлык әзерләде.

Бәйгедә Ядегәр һәм күрше Югары Чура җирлекләреннән килгән физик мөмкинлекләре чикле балалар, шулай ук аларның әти-әниләре дә бик теләп катнашты. Аларның җитәкчесе — Ядегәр мәктәбендә инвалид балалар белән эшләүче Фәния Нуриева.

Балык тоту буенча җиңүчеләргә Рәшит Миннегалиев үзе әзерләгән грамоталарны тапшырды. Ярышлар тәмамланганнан соң, Райнур Әсхәдуллин барлык катнашучыларны бәйрәм табынына чакырды. 

Равил Нигъмәтҗанов, район инвалидлар берләшмәсе җитәкчесе

Фото: Азалия Нәҗмиева, Хезмәт даны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев