Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Истәлекле вакыйга»: Владимир авылында чиркәүгә купол һәм кач куелды

6нчы декабрь көнне Мамадыш районы Владимир авылында яңа төзелеп беткән Александр Невский исемен йөртүче чиркәүгә купол һәм кач кую тантанасына әллә кайлардан авылдашлар кайтты.

Чиркәү тирәсендәге халык Сабан туена да шушы хәтле җыелмас, авыл чараларына күмәкләшеп шәһәрләрдән кайтып җитә алар. Сәбәбе дә бик җитди иде шул: шушы авылда туып-үскән, гап-гади семьядан чыккан, «Керамика» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе, меценат Александр Петрович Аксаков мәһабәт чиркәү торгызды биредә. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов бу тарихи көнне Владимир авылы өчен, хәтта район өчен генә дә түгел, ә Республикабыз өчен, бөтен керәшен дөньясына зур вакыйга дип атады. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин шушы зур эшне башкарып чыгарга булышкан хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай инде, мондый олы эш авыл кешеләрненең үзләреннән башка берничек тә барып чыга алмас иде. Меценатның бертуган энесе Владислав Аксаков, авылның алтын куллы егетләре — Александр Сапурин, Николай Петров, Валерий Романов, Валерий Воеводин, аталы-уллы Григорий һәм Геннадий Бахровлар һәм тагын читтән килеп эшләгән берничә төзүче-осталар зур хезмәт башкарганнар. Качны аруландыруны Тихвин чиркәве настоятеле Алексий Колчерин, Мамадышның Ксения Римляныни храмы настоятеле Олег Малышев башкарды. Чистай епархиясеннән священник Артемий Ямашев килгән иде. Александр Петровичны хөрмәт иткән һәркем биредә: хезмәттәшләре, классташлары, туганнары сүз алып, аның белән горурланулары, аның ярдәмчеллеге турында искиткеч матур сүзләр әйттеләр. Усали җирле үзидарәсе башлыгы А.И.Зыятдинов Александр Петровичның авыл халкы өчен эшләгән хезмәтләренә югары бәя бирде.

Кач менгереп кую күренеше бик дулкынландыргыч икән. Халык күзендә дә шатлык яшьләре иде. Бу күренешне әби-бабаларыбыз моннан 135 ел элек кичергәннәр инде. Хәзерге көндә авыл клубы булып хезмәт итүче бинага 1890 елда нигез салынган. Архитектор Д.Малиновский проекты белән төзеләчәк агач чиркәүгә Изге Синод, Алабуга байлары — Стахеевлар акча биргән. Шактый гына зур сумманы җирле тырыш халык җыеп тапшырган. Чиркәү ачылганчы агартучыбыз Василий Тимофеев Үзәк керәшен мәктәбенә укучылар туплау максаты белән килеп, ай буе Владимирда яшәп, берничә яшүсмер егетне Казанга, белем алырга барырга ышандыра алган. Владимир чиркәвенә бертуган дәдәсе, авылыбызның беренче священнигы Семеон Гавриловка булышырга керәшеннәрнең бердәнбер изгесе Петр Гавриловның килеп йөрүе билгеле. Гаҗәп төгәллек белән алып барылган метрика кенәгәләрендә службадан соң 40-50ләп кешенең җазык әйтүе турында мәгълүматлар бар. Бәйрәм келәүләреннән соң бу сан ике-өч тапкырга артып киткән. Тарихи документлардан күренгәнчә, халкыбызны денсезлектә берничек тә гаепләп булмаган. Туган телебездәге дини белемнәргә зыян килмәсен өчен, рус милләтеннән булган Александр Миропольский тел үзенчәлекләребезне саклап, керәшенчә келәү итәргә өйрәнгән. Нәсел агачын ясарга да шушы искиткеч дәрәҗәдә төгәл алып барылган чиркәү документлары ярдәм итә. 1930нчы елларда авыл чиркәве ябыла, ләкин бу бина клуб буларак, барыбер халыкка хезмәт итә. Тик халыкны дин иманына чакырудан туктый. Болары тарих. 

Ә менә Александр Петрович Аксаков авылыбызның дин тормышын яңартуда өр-яңа этапны башлап җибәрде. Аның бу гамәле хәерле, Ходаебызның: «Амин!» дигән сәгатенә туры килсен иде. 

 

Лидия Пасыева, 
Мамадыш районы, Владимир авылы.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев