Иске Тәрбиттән Лариса Васильева нәсел кушаматлар турында сөйләде
Керәшеннәрдә элегредән авылларда һәр нәселнең үзенә генә хас кушаматы булган. Ул кушамат, буыннан-буынга күчеп, ниндидер истәлек сыман сакланып килгән.
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылы китапханәче Лариса Васильева да кушаматларының килеп чыгышы турында сөйләде:
«Авыл җирендә кушаматсыз кеше юктыр инде ул. Фамилия белән әйтсәң, белмиләр, ә кушамат белән әйтсәң, олысы-кечесе белә. Кушаматларның ниндие генә юк! Микуч, Чтапан, Найди, Майор, Мороз һәм башкалар… Безнең гаиләнең кушаматы «почта». Кайдан калган дисезме? Василий бабай почта мөдире булып эшләгән. Аны «почта Вачлие» дип йөрткәннәр. Соңрак улы Семен да, кызы Раиса да почтада эшләгәннәр. Аларны да «почта Симуны», «почта Раиса» дип йөрткәннәр. Менә шулай аларның балаларына да бу кушамат калган, нәселдән-нәселгә күчеп килә».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев