Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Иске Тәрбит мәктәбендә «Тылдагы хатын-кызлар» спектакле күрсәтелде

Бөтенроссия «Пушкин картасы» проекты кысаларында Кайбыч районының Иске Тәрбит укучылары «Тылдагы хатын-кызлар» спектаклен караганнар.

Ф.Таһиров исемендәге Зур Кайбыч район мәдәният йортының «Ак Җилкән» халык театр коллективы тамашачыларга күңелгә үтеп керә торган һәм тирән эчлелекле әсәр тәкъдим итте.

«Бу гади театр вакыйгасы гына түгел, ә безнең тарихыбызның иң фаҗигале битләренә юнәлдерелгән рухи көчләрнең чын сәнгатьчә елъязмасы. Спектакль сугыш чорында тылда калган хатын-кызларның авыр тормышын, аларның батырлыгын, сабырлыгын һәм ныклыгын күрсәтте. Аларның хезмәте, гаиләләрен, Ватанны саклау өчен күрсәткән фидакарьлеге тамашачыларны тирән хисләргә күмде.

«Ак Җилкән» коллективының оста башкаруы, сәхнә бизәлеше һәм музыкаль бизәлеше спектакльнең тәэсирен тагын да арттырды. Укучылар бу спектакль аша тарихның мөһим дәресләрен алдылар, тылдагы геройларның батырлыгын искә алдылар һәм аларның хезмәтенә хөрмәт белдерделәр. «Пушкин картасы» проектының мондый мәдәни чаралары яшь буынны милли тарихыбызга, мәдәниятебезгә һәм сәнгатебезгә җәлеп итүдә зур роль уйный», – диделәр Иске Тәрбит мәктәбе укытучылары.

Фото Иске Тәрбит мәктәбеннән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев