Иске Тәрбит мәктәбе «Тормыш стиле - сәламәтлек!» конкурсында җиңүче
Кайбыч районының Иске Тәрбит мәктәбе Бөтенроссия «Тормыш стиле - сәламәтлек!» конкурсының муниципаль этабында I урынны яулады.
«Самостоятельные дети» – Татарстанда 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган республика антинаркотик проекты.
Оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе.
Оператор: «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» дәүләт бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе.
Проектның максаты: Татарстан Республикасының 10-17 яшьлек балалары арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм психоактив матдәләр куллануны профилактикалау.
Иске Тәрбитнең "Югары лига" мәктәп отряды "Бәйсез балалар" («Самостоятельные дети») республика антинаркотик проекты кысаларында Бөтенроссия "Тормыш стиле - сәламәтлек!" конкурсының муниципаль этабында I урынны яулады.
Номинация: "Укучыларның бәйлелекне профилактикалауга юнәлдерелгән сәламәт һәм куркынычсыз тормыш рәвешен пропагандалау буенча социаль видеоролик".
“Бу җиңү генә түгел, бу безнең дөрес юнәлештә баруыбызны, сәламәтлек, актив тормыш һәм аңлы сайлау кыйммәтләрен пропагандалауыбызны раслый. Без һәр баланың бәйсез булуына һәм зарарлы гадәтләрдән азат, уңышка үз юлын сайлый алуына ышанабыз”,– ди мәктәп директоры Артур Акрымов.
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев