Иске Гришкин авылында «Без бергә» акциясе дәвам итә
Менделеевскиның Иске Гришкин авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары өчен дошманнан саклану челтәрләрен үрүгә зур көч куя.
Һәрбер челтәрне үрүче кеше, бу эшнең никадәр мөһимлеген аңлап, һәр бәйләмгә җылылык һәм ышаныч өсти. Аларның һәрберсе тирән ышаныч белән әйтә:
«Без үргән бу челтәрләр безнең саклаучыларыбызның гомерен сакларга ярдәм итәчәк».
Бу гади генә эш түгел, ә Ватанны саклаучыларга булган хөрмәт һәм ярдәм күрсәтүнең бер формасы. Авыл халкының бердәмлеге һәм фидакарьлеге чынлап та сокландыра.

Бу челтәрләр фронт сызыгында булган солдатларыбызны күзәтүдән яшерергә, аларның позицияләрен камуфляжлауга һәм шуның белән аларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә хезмәт итәчәк. Иске Гришкин авылында яшәүчеләрнең бу инициативасы башка авыллар һәм шәһәрләр өчен дә үрнәк булып тора. Күп кенә кешеләр, бу акция турында ишетеп, үзләре дә ярдәм кулы сузарга теләк белдерәләр. Кайберәүләр материаллар китерә, икенчеләре үз вакытларын бүлеп, челтәр үрү эшенә кушыла.
Г.Бармакова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев