«Туганайлар» редакциясе язылучылар арасында бүләкләр уйнатып, җиңүчеләрне билгеләгән иде.
«Туганайлар» культура-агарту газетасы язылучылары арасында еш кына төрле розыгрышлар уздыра. 2026 елның икенче яртыеллыгына газетага язылучылар арасында да бүләкләр уйнаткан идек. Әлеге бүләкләрнең күбесе үз ияләренә тапшырылды. Затлы бүләк - пледны Балык Бистәсе районының Иванай авылыннан Анна Токранова отты.
«Иң кадерле, матур бүләкне мин отканмын бит. Газетаны яратып укыйм, әллә шуңамы, миңа дүрт ел рәттән бәхет елмайды. Сездән дүртенче кат бүләк оттым», – дип, эшебездә уңышлар теләде Анна түти.
Ә бүләкне кияве Евгений Федоров килеп алды. Без дә газета укучыбызга рәхмәт әйтеп, киләсе елларда да уңышлар телибез.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев