Ике керәшен егете суга батучыны коткарганнар
Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Олы Шүрнәккә каникулга кайткан Назар Уткинга һәм авыл егете Глеб Даниловка Рәхмәт хаты тапшырды.
Хатта язылганча, бу керәшен егетләренә рәхмәт битарафлык күрсәтмәгәннәре, батырлыклары һәм катлаулы хәлдә үз-үзләрен тиешенчә тотулары белән кеше гомерен саклап калганнары өчен белдерелгән.
12 яшьлек Назар, ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетүгә, суга ташлана һәм батучы кызны коткара. Ә тагын олырак бер кызны аның үз әнисе судан алып чыга. Балык тотарга баручы 20 яшьлек Глеб та тавышлар ишетеп килеп җитә. Бер секундны әрәм итмичә, бу балаларга беренче ярдәм күрсәтә башлый, «ашыгыч ярдәм» чакырта. Уртак тырышлык белән суга батучы кызларның гомерен саклап калалар.
Назар — Яр Чаллы шәһәренең 58нче мәктәбе укучысы, быел 6нчы класска бара. Ул 9 яшеннән йөзә башлаган. Әтисе Артёмның һәм әнисе Мариянең горурлыгы булган кыю үсмер спортның тхэквондо төре һәм, шулай ук, футбол белән шөгыльләнә.
— Безнең Назар тыйнак, үзе берни дә әйтмәде. Башта кешеләрдән ишеттем. Шуннан соң гына улым буада суга батучы бер кызны коткаруын сөйләде. Ул кыз белән таныш булмаганнар. Кычкырганын ишетүгә, аны коткарырга ташланган. Бик тиз дөрес карарга килү, кыюлык — болар спортта чыныгуы, тренировкалар нәтиҗәсе, — дип сөйләде Чаллыдагы муниципаль предприятиеләрнең берсендә генераль директор булып эшләүче, исеме Татарстанның электрон мактау тактасына кертелгән Артём Иванович. — Әнием Надежда Александровна — төп Олы Шүрнәкнеке. Чаллыда торса да, җәйгелектә авылда яши. Назар да Олы Шүрнәккә кайтырга ярата, каникулны көтеп ала.
Назар Уткинның әбисе Надежда — авылдашлары ихтирамын яулаган Cеливёрстовлар ыруыннан. Заманында Надяның әнисе Екатерина Григорьевна авыл советы председателе булып эшләгән. Киемчеләр кушаматы исә аларга Надежданың тегү остасы булган бабае Михаилдан ук калган…
Глеб Данилов — техникум тәмамлаган егет. Аның әтисе күрше авылдагы хуҗалыкта тракторчы булып эшли. Әнисе Иринаның көне йорт-җирдәге тавык чүпләп бетерә алмаслык эш белән үтә. Глебның тәвәкәллеге, кискен хәлләрдә югалып калмавы аңлашыла. Аның бертуган дәдәсе Николай махсус хәрби операция башлануга, мобилизация буенча алынган. Хәзерге вакытта ул Ватан кушкан бурычны үтәүчеләр сафында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев