Июнь аеның икенче санына анонс
“Туганайлар” газетасының 12нче (568) санына кыскача күзәтү.
1нче, 4нче битләрдә – 70 яшьлек юбилее уңаеннан, “Туганайлар” газетасының элекке журналисты, керәшен киеме һәм саклавыч-бизәкләре белгече, һәвәскәр этнограф Валентина Максимова белән әңгәмә.
2нче биттә Россия-АСЕАН саммиты турында язылды. 18 июльдә Мамадыштагы Җөри авылында үтәчәк республика “Питрау” бәйрәменә хәзерлек баруы хәбәр ителде.
3нче биттә Россия көненә багышлап Казанда уздырылган “Дуслык парады” акциясе, анда “Кряшен чибяре-2026” финалына чыккан кызлар катнашуы язылды. 3нче биттә Минзәлә районының Яңа Мәлкән егете, СВОда хәрби хезмәт үтүче подполковник Эльмир турындагы язма да урын алды.
5нче биттә “Дунаев истәлегенә – театр фестивале” бирелде. Зәйдәге районкүләм театр фестиваленең киләчәктә күренекле карендәшебез Николай Дунаев истәлегенә багышланачагы турында язылды. Бу биттә Питрәч кызы, Казанда эшләүче Лариса Филиппованың хезмәт юлы турындагы язма да бар.
6нчы биттә Югары уку йортларында белем алучы керәшен яшьләре үзләренең тормышка карашы, уй-фикерләре белән уртаклашты.
7нче биттә “Туганайлар” журналисты Алиса Әхмәтшинаның Мәскәүдәге Покров ставропигиаль хатын-кызлар монастырена сәфәре турында язманы укымый калмагыз.
8нче биттә – 1990-2000 елларда Татарстандагы радио һәм телевидениеләрдә оештырылган керәшен тапшыруларын өйрәнгән галимнәрнең язмасы.
9нчы биттә – Зәй ягындагы Әхмәт тумасы, Сургут нефть техникумында, кадрлар әзерләү үзәгендә 50 ел укыткан педагог, 21 фәнни хезмәт һәм 22 патент авторы Виль Колчерин истәлегенә багышланган язма.
10нчы биттәге“Белемнек” сәхифәсендә июль аена дини календарь бирелде. Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге башлыгы иерей Александр Ермолинның муенга тагыла торган качка кагылышлы җавапларын да игътибар белән укыгыз.
11нче биттә – язучы Зинаида Захарованың “Күрәчәк күкләрдә языла” әсәренең ахыры.
12нче биттә “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбленең “Каспий Сабантуе”на баруы, Россия көне уңаеннан Бакуда оештырылган тантаналы кабул итүдә катнашуы турында яңалык бирелде. VK Fest фестивале сәхнәсендә “Казансу” ансамбленең Ришат Төхвәтулин белән бергәләп җырлаганын да яздык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев