Янсуарның Изге Покрау чиркәвенә Митрополит Кирилл килгән
4 январьда Питрәч районының Янсуар авылында Митрополит Кирилл булган. Ул авылның Изге Покрау чиркәвен караган.
Әлеге очрашуда район башлыгы Рәис Сөләйманов та катнашкан.
«Алар килгәндә шундый көчле буран, җилле көн иде. Аларнын маршрутлары – безнең авылга, ике рус авылындагы чиркәүгә, берсе – Рус Сәрдәсе (анда чиркәүне төзекләндерү эше бара), икенчесе – Рус Казысына (анысы эшли) керү иде. Безнең авылның Изге Покрау чиркәве авария хәлендә. Митрополит Кирилл чиркәүдә булды, авыл халкы белән очрашып сөйләште. Бик күп сораулар бирелде. Шулай ук, авылның тарихи музеенда да булдылар. Традиция буенча кунакларны ипи-тоз белән каршы алдык», – дип сөйләде Янсуардан Екатерина Яковлева.
Фото: Екатерина Яковлева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев