Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Янсуардан Лена түти «бәби» шалашы турында сөйләде

Россиядә «Бердәм фольклор көне» уңаеннан, Питрәч районының Янсуар авылында яшәүче Екатерина Яковлева авылдашлары белән элгәреге йолаларны искә төшергәннәр.

Элгәреге авыл тормышында печән һәм урак өсте — иң авыр, әмма шул ук вакытта иң бердәм чор булган. Кырда эш кайный, кешеләр таңнан караңгыга кадәр тир түгә. Бу мәшәкатьле көннәрдә яшь әниләр дә читтә калмаган: алар да, барлык авыл халкы белән беррәттән, кулларына урак тотып, кырларга ашыккан.
Кечкенә балалы хатыннарның хәле аеруча авыр булгандыр. Кемдер сабыен агач арбага салып барса, кемдер аны күкрәгенә кысып, чакрымнар үткән.

Кырда эш башлану белән, балаларны кибән төбендәге күләгәгә салып калдырганнар. Ә инде өйдә калган сабыйлар елап тавыш бирсә, каенаналар аларны әниләре янына  имезергә алып килгәннәр.
Фольклор бәйрәме көнне Янсуар авылында яшәүче Екатерина Яковлева авылдашлары белән очрашып, чын мәгънәсендә  бәйрәм атмосферасы тудырган. Ә Лена түти Пузырева һәм Лиза түти Федотовалар нәкъ шушы кыр эшләре хакында сөйләгәннәр.

“Бу көннәрне өлкән түтиләребез бүген дә дулкынланып искә алалар. Аларның сүзләренчә, ул вакытта кырда балалар өчен махсус «шалашлар» ясалган. Авыл халкы аларны гади генә итеп, «бәби» дип атаган. Бу — арыш башакларыннан үреп ясалган, эче салам белән түшәлгән кечкенә генә шалашлар.
«Бәби» — ул заманның чын тынычлык утравы иде ди алар. Анда сабыйлар кояштан да, җилдән дә сакланган, ә әниләр, берничә минутка булса да, баласын кочаклап, җан җылысы биреп алган.
Бу истәлекләр — безнең тарихыбызның иң җылы, иң сагышлы битләре. Авыр елларда да кешеләрнең бер-берсенә булган кайгыртучанлыгы, балаларны саклап калудагы тырышлыгы –  хәзерге буын өчен зур үрнәк. Ул заманнарда кешеләр бердәмлекнең көчен тоеп, ярдәмләшеп яшәгәннәр», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев