Яңа Усыдан Галина Романова Премьер-министрының Рәхмәтенә лаек булды
Хәбәрләр

Яңа Усыдан Галина Романова Премьер-министрының Рәхмәтенә лаек булды

Галина Степановна Мөслим районының Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы булып инде 7 ел эшли.

Мөслим районының Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова «Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә керткән зур өлеше өчен» Татарстан республикасының Премьер-министры А.В.Песошинның Рәхмәтенә лаек булды.

“Республика һәм район җитәкчелегенә минем казанышларымны танулары һәм хезмәтемә югары бәя бирүләре өчен рәхмәт белдерәм”, – ди Галина Степановна.

Бүләк аңа Мөслим муниципаль районнының еллык отчет сессиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хузин тарафыннан тапшырылган.

Рамилә Салимова фотосы.


Нет комментариев