Яңа Усы авылы урамы яңарыш кичерә
Мөслим районының Яңа Усы авылында юлларны тәртипкә китерү эше дәвам итә
Авылларыбызның йөзек кашы булган юлларны тәртиптә тоту – бүгенге көннең мөһим мәсьәләләреннән берсе. Яңа Усы авылында да бу юнәлештә эшләр актив дәвам итә.
Хәзерге вакытта авылның Садовая урамында юл өслеген вак таш (гравий) белән түшәү һәм юл профилен торгызу эшләре башкарыла.
Бу чаралар юлның сыйфатын яхшыртырга, транспорт хәрәкәтен җайга салырга һәм, иң мөһиме, җәяүлеләр өчен уңайлырак та, хәвефсезрәк тә шартлар тудырырга ярдәм итәчәк.
Әлеге үзгәрешләрне авыл халкы да уңай кабул итә. Юлларның төзек булуы – ул бары тик уңайлык кына түгел, ә авылның гомуми йөзенә дә зур йогынты ясый. Яңа Усы кешеләре өчен үз урамнарында иркенләп йөрү, балаларның мәктәпкә яки кибеткә куркынычсыз барып кайтуы — һәркем өчен мөһим.Төзекләндерү эшләре барышында техниканың гөрләп эшләве, юлларның тигезләнүе – авыл тормышының алга баруына бер дәлил. Алдагы көннәрдә башка урамнарда да шундый ук эшләрне башкару планлаштырыла. Юллар төзек икән, димәк, авыл яши, авыл үсә.с.
Яңа Усы авылында уңай үзгәрешләр дәвам итә — алда әле башкарыласы эшләр күп, әмма һәр кечкенә адым зур нәтиҗәләргә нигез сала.
Фото: Яңа Усы авыл җирлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев