Яңа Илек укучылары сынатмый
Хәбәрләр

Яңа Илек укучылары сынатмый

Башкортстанның Бакалы районында Халыклар бердәмлеге елына багышланган чаңгы ярышы булган.

Районкүләм чаңгы ярышы берничә категориядә узган. Һәркайсында җиңүчеләрне билгеләгәннәр. Ярышта Яңа Илек авылы укучылары Федот Кириллов, Станислав Кириллов, Владислав Малкин, Антон Кириллов һәм Денис Максимов катнашкан.

Барысы да уңышлы чыгыш ясап үзләренең җитезлекләрен, чыдамлыкларын күрсәткәннәр. Араларында Денис Максимов 3нче урынны алды. Ул димлом һәм медаль белән бүләкләнде.

Елена Кудряшова фотосы.


Нет комментариев