Яңа Чишмәдә Зайцевлар алтын туйларын билгеләп үттеләр
13 мартта Яңа Чишмә ЗАГСында гаилә бәйрәме уздырылды. Бу көнне районның иң лаеклы гаиләләре, тормыш юлларын бергә үткәннәренә күп еллар булган юбилярлар хөрмәтләнде.
Тантанага барлыгы 9 гаилә чакырылган иде. Аларның икесе – алтын туйларын, ягъни 50 еллык юбилеен, ә калган җидесе бергә яшәүләренең 45 еллыгын билгеләп үткән.
Юбилярларны район башлыгы урынбасары Надежда Попкова котлады. Ул гаиләләргә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде, шулай ук аларга район исеменнән бүләкләр тапшырды. Тантананың музыкаль бизәлеше район һәм авыл мәдәният йортлары артистлары тарафыннан башкарылды. Алар үзләренең матур чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәделәр.
Бу көнне Ленино авылыннан Валентина Сергеевна һәм Иван Петрович Зайцевларны котладылар. Алар 20 февральдә үзләренең гаилә тормышларының 50 еллык юбилеен билгеләп үткәннәр. Иван Петрович һәм Валентина Сергеевна тормыш юлларында өч ул тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзерге вакытта алар 8 оныкларының уңышларына сөенеп, шатлыклы көннәр кичерәләр. Аларның озын һәм бәхетле гаилә тормышлары күпләргә үрнәк булып тора.
С.Питеркина фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев