Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Балыклының «Туганайлар» ансамбле «Җырлыйк әле» фестиваль-конкурсында катнашты

«Җырлыйк әле-2026» фестиваль-конкурсы легендар җырчы Фән Вәлиәхмәтов истәлегенә багышланды. Бер сәхнәдә Башкортстан һәм Татарстаннан килгән уннан артык фольклор коллективы очрашты.

«Җырлыйк әле» фестивале фольклор ансамбльләрен һәм башкаручыларны берләштерә. Катнашучылар үзләренең иң яхшы чыгышларын тәкъдим итәләр, халык җырларын, биюләрен һәм инструменталь әсәрләрне башкаралар. Бу чара мәдәни алмашуга һәм халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга ярдәм итә.

Бакалының Яңа Балыклы авылы мәдәният йортының «Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле дә Туймазы районының «Бабай утары» дип аталган матур  урында узган «Җырлыйк әле» фестиваль-конкурсында чыгыш ясады.

 

«Безнең коллектив бу юлы конкурска хөрмәтле кунак буларак чакырылды. Кызганычка, төрле сәбәпләр аркасында, барлык артистларыбыз да бара алмады, әмма киләсе елда тулы состав белән барып, конкурста катнашырга өметләнәбез.

 

Бу көнне безнең төп бурычыбыз — тамашачыларга керәшен халкының бай мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген күрсәтү иде. Ансамбль артистлары төбәгебез йола-гадәтләренең мөһим өлеше булган милли киемнәребезне тәкъдим иттеләр. Тамашачылар безнең чыгышны зур кызыксыну белән карадылар», – диде Яңа Балыклының мәдәният йорты методисты Наталья Васильева.

Наталья Васильева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев