Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Яңа Балыклыдагы Однодворцевлар 4 балалары янына 3 ятимне сыендырганнар

Җир йөзендәге барлык балалар сау-сәламәт булсыннар, кайгы-хәсрәт күрмәсеннәр, бу тормышта үзләрен бик тә бәхетле итеп сизсеннәр. Ятимнәр саны артмасын, ә булганнарына, аларны якын итәрлек әти-әниләр табылсын.

Ишле гаилә

Күрше Башкортстанның Бакалы районындагы Яңа Балыклыда яшәүче Ольга Однодворцева – олы йөрәкле, зирәк хатын-кыз. Керәшен йола-гадәтләрен, халык җыруларын белүе белән дә сокландыра ул. 41 яшьлек Ольга белән ире Владимирның 7 баласы барын ишеткәч, бу гаилә белән кызыксынуым тагын да артты. “Без 21 ел буе дус-тату яшибез. Ирем Октябрьскида туган. Икебез дә бала яратабыз. Өйләнешкәндә үк, гаиләбез зур булыр, күп балалар үстерербез, дип сүз куештык. Дөньяга ике кыз һәм ике малай китердек. Көтеп алган йөрәк җимешләребезне үстереп, бәхетебезгә куанып яшәп ятканда, тагын өч баланы үз гаиләбезгә кабул иттек”, – дип башлады сүзен Ольга.

Бу хәл 2024 елда була. Ул өч бала – Виктор, Виктория һәм Николай – Ольганың бертуган дәдәсенекеләр. Кызганычка, әниләре фаҗигале рәвештә бу дөньядан китеп барган, ә әтиләре шул көнне үк үз-үзенә кул салган. Өч бала ятим калган. Ул чакта әле мәктәпкә дә кермәгән Николай тәрәзәдән күзен алмыйча, өметләнеп, әти-әнисенең кайтуын көтә. Ольга сүзен дәвам итте: “Болай да йөрәкләре өзгәләнгән балаларның интернатка, бөтенләй белмәгән, күрмәгән чит кешеләр кулына эләгүенә юл куя алмадым. Үз каным, туганымның йөрәк парәләре бит алар! Владимир, берсүзсез, минем белән килеште. Тиз генә балакайларны үзебезгә тәрбиягә алу эшенә тотындык. Ничек карарбыз, җайлаша-аңлаша алырбызмы дигән курку хисе булмады. Документлаштыру мәшәкате читенлек тудырса да, тырыштык. Бүген алар интернатта, яки чит гаиләләрдә булса, үзебезне кичермәс идек, ул безнең бәгырьсезлек булыр иде”.

 

Бер йодрык булып

Башта, әлбәттә, бар да җиңел булмый. Ике гаиләдә төрле тәрбия күргән балалар. Үз әти-әниләрен югалту авырлыгын оныттырыр өчен, Однодворцевларга шактый көч сарыф итәргә туры килә. Ольга:“Әти-әни генә була алырга түгел, психолог роленә дә керергә туры килде. Балаларга ялгыз түгеллекләрен, янәшләрендә без – түтиләре һәм дәдәләре барлыгын, барыбыз бер гаилә булып яшәячәгебезне аңлаттык. Сабырлык, хөрмәт төшенчәләрен күңелләренә салдык. Балаларга татулык, туганлык хисләре турында сөйлибез. Бердәм булганда гына проблемаларны чишеп булуын да әйтәбез”, – ди.

Ольга белән Владимир тәрбиягә бала алырга уйлап йөрүчеләргә теләк-киңәшләрен дә әйттеләр: “Курыкмагыз! Ятим балалар да мәхәббәткә, аңлашуга һәм хөрмәткә мохтаҗ. Алар да тормышта үз урыннарын табарга телиләр. Әлбәттә, сезгә түземлек, игътибарлылык һәм җан җылысын кызганмаска кирәк булачак. Аллага ышаныгыз, яхшылык сорагыз, бу – тормышта нык ярдәм итә. Дөрес юлда булуыбызга ышаныч, көч бирә. Балалар өчен үрнәк әти-әни булырга тырышыгыз”.

7 балалары белән бергә, Однодворцевлар Бакалыдагы төрле чараларда, конкурсларда катнашалар. Керәшен йолаларын, җыру-биюләрен халыкка танытып, мирасыбызны сакларга тырыша. Моңа кадәр шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән Ольга хәзер өйдә генә. Балаларын тәмле ризык белән сыйлый, өс-башларын карап, йорт-җирне чисталыкта тота. Балалар барлык йорт эшләрендә дә ярдәм итәләр. “Сабыйларыбыз әкренләп таралыша башлады. Физкультура укытучысы һәм тренер булырга җыенучы кызыбыз Карина Туймазыда укый. Улыбыз Герман – Мәскәүдә, Виктор кибеттә эшли. Виктория – 9нчы, Александра – 5нче, Николай – 2нче, кечкенәбез Алан беренче класста укыйлар. Ирем Владимир Нефтеюганскидагы “Роснефть” оешмасында эшли. Ялларда барыбыз да бергә җыелышабыз, һәрбер көннең, һәр мизгелнең кадерен белеп, бер йодрык булып яшибез”, – дип тәмамлады сүзен Ольга.

Фотода: Однодворцевлар бергә җыелгач. Фото – гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев