Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Якты Күл мәдәният йортында «Гаилә һөнәрләре» күргәзмәсе оештырдылар

8 июльдә Зәй районының Якты Күл мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды.

Якты Күл авылында узган «Гаилә һөнәрләре» күргәзмәсе иҗатка гашыйк кешеләрне берләштерү өчен искиткеч мәйданчыкка әйләнде. Бу чараның төп максаты — гаиләдә һәркемнең үз сәләтен ничек ача алуын һәм яраткан шөгыльләрнең уртак мавыгуга әверелеп, яңа үрләр яуларга этәргеч бирүен күрсәтү иде.

Күргәзмәгә килүчеләр чын мәгънәсендә иҗат дөньясына чумдылар. Биредә милли киемнәрдәге курчаклардан алып, оста куллар белән ясалган агач савыт-сабаларга кадәр — һәр әйбер үзенең кабатланмаслыгы белән сокландырды. Бу экспонатлар — гади бизәкләр генә түгел, ә гаилә тарихының, буыннардан-буыннарга күчкән гореф-гадәтләрнең җанлы чагылышы.

Очрашуның иң истәлекле мизгеле булып курчак ясау буенча үткәрелгән мастер-класс торды. Кечесе дә, олысы да бердәм булып, үз куллары белән саклагыч (оберег) ясарга керештеләр. 

«Бу чара безгә гаилә кыйммәтләренең ни дәрәҗәдә кадерле булуын һәм буыннар арасындагы бәйләнешне саклауның мөһимлеген тагын бер кат искә төшерде. Күргәзмәгә килеп, үзләренең иҗади энергиясе белән бүлешкән һәр кешегә зур рәхмәт! Киләчәктә дә шундый матур очрашулар күп булсын», – ди мәдәният йорты җитәкчесе Татьяна Егорова.

Татьяна Егорова фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев