Г.Тукайның әдәби музеенда Георгий Ибушевның иҗат кичәсе булды
“Рәхмәт сиңа, җыр” кичәсе Мамадыш районының Владимир авылы егете Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Мифодиевичның 40 еллык сәхнә эшчәнлегенә багышланды.
. Бу кичне музейга Георгийның уникаль тавышына гашыйк, табигатькә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен тыңларга атлыгып торучы тамашачы җыелды. Кичәне Георгий бер матур кич утырудай итеп үзе алып барды. Башта үзенең соңгы вакытта язган шигырьләрен укыды. Аның шигырьләреннән сафлык, самимилек бөркелә. Бигрәк тә Георгий үзе укыганда алар, көйсез-нисез дә, матур җыр кебек агыла. Кичәдә җырчының иҗатташ дуслары да катнашты. Тамашачы аларны да яратып тыңлады.
Карендәшебез җырларның төрлесен сайлаган: танылган композиторлар язганнары да, халкыбыз гәүһәрләре дә аның башкаруында күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Зал аңа кушылып, рәхәтләнеп җырлады, телефоннарына төшерде.
Мин инде Георигий белән бергә уйнап үскән югары оч баласы буларак, бигрәк тә горурланып утырдым. Мондый тавышны, мондый талантны Ходай йөз елга бер генә бирә торгандыр.
Кичә ахырында якташыбыз, язучы Нурания Гыйльметдинова яраткан җырчыбыз Георгийга рәхмәтен әйтеп, изге теләкләрен җиткерде. Ул: “Кич буе сине телефонга төшереп утырдым. Кадрда гел Тукай белән янәшә булдың. Миңа ул сиңа хәер-фатихасын биреп торган кебек тоелды. Моны яхшы фал итеп кабул итәм. Георгий, син Тукай премиясенә күптән лаек, туктап калмаска, киләсе елда да кандидатураңны тәкъдим итәргә кирәк”, – дигәч, халык Нураниянең сүзләрен хуплап, дәррәү кул чапты.
Ольга ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА.
Казан шәһәре.
Фото автордан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев