Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дустың булу — зур бәхет

IV Керәшенчә марафонда «Дуслык төшенчәсе нәрсәне аңлата?», «Дустыгыз бармы?» дигән сорауларга җавап эзләдек. Катнашучыларыбыз шәхси дуслары турында да сөйләделәр. Светлана Максимованың язмасын тәкъдим итәбез.

Дуслык — минем өчен бик кадерле төшенчә. Танышларым күп булса да, чын, якын дусларым бармак белән генә санарлык. Аралашканда ачык йөзле булсам да, дустым булырлык кешеләрне тормыш үзе сынап күрсәтә.

Аллага шөкер, минем чын дусларым бар, күбесе белән без гаилә дуслары. Дуслык авыр чакта сынала дисәләр дә, һәрбер дус та синең уңышларыңа сөенеп, шатлыгыңа түзә алмаска мөмкин. Чын дуслар авыр чакта ярдәм кулы сузарга, сораган чакта төпле киңәшен бирергә, кирәк чакта эч-зарларыңны сүзсез генә кабул итеп тыңларга да әзер була. Йөземә карап елмаеп, артымнан аяк чалучы «дусларга» да тап булдым. Шуңа күрә дусның күп булуына караганда, аның төпле булуы хәерлерәк, дип саныйм.

Вакыт белән дә, тормыш белән дә сыналган иң якын ике дустым бар.

Берсе — Рита Латова. Казан мәдәният һәм сәнгать институтында бергә укыдык. Бер-беребезгә ошаган булсак та, характерларыбыз белән ай белән кояш кебек. Берегезгә сүз әйтергә ярамый, икенчегез килеп кушыла, агылый белән тагылый сез, ди торганнар иде. Без бер- беребездән күп әйберләргә өйрәндек. Инде менә ярты гомердән артык, 19 ел яши дуслыгыбыз. Маргарита соңгы 8 ел Кырымда яшәсә дә, без һәрвакыт элемтәдә.

Икенче бик якын дустым — Алёна Виноградова. Без аның белән 2009 нчы елда керәшен яшьләре форумына әзерләнгәндә таныштык. Инде 17 ел бергә икән. Алена кебек шундый җиңел, якын, ачык, чын кешеләр сирәктер. Аның белән сөйләшеп туеп булмый. Ул да өч балага әни. Нинди генә әле! Минем өчен үрнәк ул. Безнең тормыш принципларыбыз да күп очракта туры килә. Әгәр төрле булса да, бер-беребезне ничек бар шулай кабул итә беләбез.

Мин Аленаның игезәк кызлары Ева белән Теонага — әни түти. Алена шалтыратып, әни түти булырга тәкъдим иткәч, бик сөенгән идем. Аллага шөкер, балаларыбыз да бер-берсен якын күрә, үзара кунакка йөрешеп яшибез.

Фотолар Светлана Максимованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев