Дүсмәттә Сабантуйга яулык җыйганнар
Хәбәрләр

Дүсмәттә Сабантуйга яулык җыйганнар

Мамадыш районының Дүсмәт авылында киләсе бәйрәмнәрсә яулык, бүләкләр җыйганнар.

Дүсмәтлеләр һәр ел саен әбиләрдән калган элгәреге керәшен күлмәкләрен киеп, үз җыруларыбызны җырлап, биеп, авыл буенча бүләкләр җыялар. Быел да, бу матур йоланы дәвам иткәннәр.

«Алдан ватсапның авыл кешеләре белән аралаша торган группабызга белдерү яздык: һәр капка төбе саен тукталмаска, ә төш-төшкә җыелып торырга 8 тукталыш яздык. Менә шушы тукталышларга җыелып торды авылдашларыбыз. 8 тукталышта да кешеләр сабантуйга бүләкләрен тапшырдылар. Һәр җыелган урында җырлап-биеп, матур теләкләр теләнде. Иң соңгы тукталышта Федоровлар гаиләсе хәтта бәлешләр пешереп табын әзерләп көтеп торган яулык җыючыларны. Күрше-күләннәр, яулык җыючылар белән бергә табын арасында да бәйрәм иттек», – дип яза дүсмәтлеләр.


Нет комментариев