Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Дүсмәт мәдәният хезмәткәрләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикле авылдашлары янында булды

1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде.

Шушы уңайдан, Мамадыш районының Дүсмәт мәдәният йорты хезмәткәрләре район хакимиятенең кучтәнәч пакетларын мөмкинлекләре чикле авылдашларына илтеп тапшырганнар.

Авылда яшәүче Людмила Петрова гаиләсендә дә булганнар алар. Людмила 20 ел инде физик мөмкинлеге чикләнгән ирен Александрны тәрбияли. Улы Эрик шулай ук группада. Эрик кул эше белән шөгыльләнә. «Алмазная мозаика» техникасын кулланып картиналар ясый. Ул ясаган дистәләгән картиналар өй стеналарына эленгән. «Эрик бу картиналарны күңел җылысын кушып, яратып ясый», – ди әнисе.

Людмила Петрова ире Александрны гына тәрбияләп калмый, буш вакытларында шулай ук мунчалалар да бәйли икән. Людмила тормыш авырлыкларына бирешмичә, сыгылмыйча яши бирә. Улы Эрик - аның таянычы. Ә Эрик тормышны матур күзлектән күрә белүче егет. Мәдәният йортында үткәрелә торган бер генә мероприятиене дә калдырмыйлар алар. Алга таба бу гаиләгә бирешмичә, сынмыйча, сыгылмыйча яшәүләрен телибез.

Фотолар: Мамадыш-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев