Зәй районының Дүрт-Мунча авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлатты.
- Яшь буында янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә белем һәм күнекмәләр формалаштыру мөһим бурыч булып тора, ә эшнең төрле формалары балаларга белемнәрен мавыктыргыч итеп үзләштерергә мөмкинлек бирә, – ди мәдәният йорты директоры Гөлнара Салихова.

Викторинада балалар бик теләп катнашты. Алар янгыннан саклану тарихы буенча сорауларга җавап бирделәр, учреждениедә һәм урманда янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, янгыннарның сәбәпләрен анализладылар. Кемдер үз көчен беренче тапкыр сынап карады, ә кемдер инде мондый чараларда беренче генә тапкыр катнашмый.
Тулаем алганда, викторина нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә яхшы белемнәрен күрсәттеләр.
Фотолар Г. Салиховадан.
Нет комментариев