Дмитрий Баранов Питрауда сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады
Мамадыш районының Җөридә узган Питрауда «Кряшен Чибяре» сәхнәсендә кызлар күңелен җилкендергән матур вакыйга булды — «Бәрәкәт» керәшен яшьләре активисты, Дмитрий Баранов үзенең сөйгәне Ангелина Мухинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.
— Питрауда пар сайлыйлар, Покрауда туй итәләр. Мин инде үземнең сөйгәнемне таптым. Ә хәзер син җавап бир: Миңа кияүгә чыгарга ризамы?» — дип, Дмитрий сәхнәдә, Ангелина алдында тезләнеп, ярәшү йөзеге сузды. Ангелинаның: «Әлбәттә, риза!» — дигән җавабын тамашачының шатлыклы авазлары күмеп китте.
Сүз уңаеннан Дима белән Ангелинаның танышуларына да «Кряшен Чибяре» конкурсы сәбәпче булган.
— 2024 елның июнь аенда социаль челтәрдә Дима миңа «Син керәшен кызымы? Кряшен Чибяре»ндә катнашырга теләмисеңме» дип язды. Инде конкурска әз вакыт калганлыктан, ризалашмадым. Шуннан язышып киттек. Мин, гомумән, «Бәрәкәт» турында берни белми идем. Дима мине, әкренләп, керәшен яшьләре оештырган проектлар белән таныштыра башлады. Араларыбыз да якынайды. 2 елга якын очрашып йөрдек. Аның конкурс финалы сәхнәсендә, халык алдында тәкъдим ясавы минем өчен көтелмәгән хәл булды, — дип сөнече белән уртаклашты Ангелина Мухина.
Фото: Алина Кондратьева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев