Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Чия Башыннан Елизавета Федотованың бакчасында 20 төр чәчәк үсә

Мамадыш районының Чия Башы (Никифорово) авылыннан Елизавета Федотова өчен илһам чыганагы - үз бакчасы. Ул аны сәнгать әсәренә әйләндергән.

Яшел патшалыкның төп рәссамы — Елизавета Борисовна. Тик аның кораллары — буяулар һәм тукыма түгел, ә җир, су һәм орлыклар. Иҗат процессы монда тәрәзә артында агачлар яшелеккә күмелгәнче үк башлана.

«Иң авыры, башлангыч этап, — дип сөйли Елизавета Федотова. — Мартта, әйләнә-тирәдә кар өемнәре булганда, мин инде кулыма лупа тотып, орлыкларны карый башлыйм. Алар бик вак, хәтта бармаклар белән алып булмый». 

Сабырлык һәм тырыш хезмәт — бакчачының төп принциплары. Күпчелек бакчачылар мартта помидор орлыкларын барлый башлаганда, Елизавета Борисовна чәчәк үсентеләрен карый. Алар махсус яктылык, билгеле бер температура режимы һәм көн саен игътибар таләп итә. Җир тулысынча җылынгач кына, иң җаваплы этап башлана — яшь үсентеләрне ачык туфракка күчерү.

«Үсентеләрне җиргә утыртканда, һәрвакыт алар белән сөйләшәм. Чәчәкләр яхшы сүзне сизә. Аларга «Үсегез, матурларым, күзләрне шатландырыгыз» дип эндәшәм», – дип әйтә Елизавета түти.

Күршеләр һәм танышлар Елизавета Борисовнаны тылсымчы дип әйтәләр. Дусты Мария Гасимова: «Аның куллары алтын. Ул һәр чәчәкнең исемен белә. Аңа керсәң — күңел күтәрелеп китә, җан тынычлана. Мондый матурлык — бу бик зур талант һәм колоссаль хезмәт!», дип әйтә.

 Елизавета Федотованың бакчасында 20 артык төр чәчәк үсә: петуния, лилия, георгин һәм башкалар. «Иң яратканы – астралар. Алар төрле төстәге вак йолдызлар сыман. Салкыннар төшкәнче шау чәчәктә утыралар», – дип яратып әйтә.

Җәй айларында Елизавета Борисовнаның ял көннәре булмый: су сибү, тукландыру, чүпләрен утап тору… Әмма аны бу ардырмый, ә киресенчә рәхәтлек кенә бирә, чөнки үз кулларың белән үстергән чәчкләрне күргәч, арыганлык югала.

Мамадыш-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев