Бозга кергән өчен гражданнарга штраф турында кисәттеләр
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 7 сантиметр калынлыгындагы бозга кергән өчен гражданнарга ике мең сумга кадәр штраф каралганы турында искәртте.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең су объектларында кешеләр иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«7 сантиметр калынлыгындагы бозга чыккан һәм боз кичүләреннән читтә автотранспортта кергән өчен Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар кодексы маддәсе нигезендә штраф каралган. Гражданнар өчен штраф күләме — 1,5-2 мең, вазифаи затлар өчен — 5-7 мең, юридик затлар өчен 50-70 мең сум тәшкил итә», — дип белдерде Регина Гаязова.
Боз кичүләре булмаган урыннарда транспорт белән бозга кергән очракта 3 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф түләргә туры киләчәк. Штраф күләме шулай ук закон бозучының статусына (физик, вазифаи зат яки оешма) да бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев