Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын уздыру тәртибе үзгәрәчәк
Хәбәрләр

Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын уздыру тәртибе үзгәрәчәк

РФ Мәгариф министрлыгы алга таба Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасын (БМУО / ВсОШ) уздыру тәртибен Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) белән килештереп раслаячак.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үзгәрешләр олимпиада уздырыла торган гомуми белем бирү фәннәре исемлеген, аны уздыру срокларын, олимпиада биремнәре комплектларын эшләү, куллану һәм саклау тәртибен, нәтиҗәләрне раслау кагыйдәләрен, шулай ук җиңүчеләр һәм призлы урыннарны яулаучылар дипломнарының үрнәкләрен раслауга кагылачак.

Рособрнадзор белән килештерү таләбен 2027 елның сентябреннән кертү планлаштырыла. Канун проекты БМУО уздыру механизмын камилләштерүгә юнәлтелгән.

Тәкъдим ителүче үзгәрешләрнең максаты — урта гомуми белем бирү программалары буенча бердәм дәүләт имтиханы формасындагы дәүләт йомгаклау аттестациясен уздырганда кулланыла торган инфраструктураны җәлеп итеп, олимпиада сыйфатын арттыру.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев