Бордының «Багряж утары»на килеп тәнегезгә сихәт алыгыз
Татарстан уңайлы ял итү өчен туристлык инфраструктурасын үстерә. «Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты кысаларында Татарстанның берничә районында ял зоналары төзекләндерелде.
Аларның берсе – Тукай районының «Багряж утары» (Усадьба Багряж). Анда яңа модульле йортлар һәм купель пәйда булды. Биредә республика халкы, читтән килгән кунаклар ялларын күңелле итеп үткәрә.
Бу урынның кыйммәте – нык үрчи торган балыкта, мунчаларда гына түгел. Иң мөһиме, аның табигате. Ул Борды авылыннан ерак түгел, табигатьнең искиткеч матур урынында урнашкан. Саф һава, нарат урманы һәм җәелеп киткән калкулыклар үзенә бертөрле көч, тынычлык атмосферасы тудыра.
Монда эшләүчеләрнең төп бурычы – әлеге табигый гармонияне саклап, аны үстерү. Безгә бу хакта Яр Чаллы шәһәр советы депутаты, Бордыда туып-үскән Иван Кузьмин сөйләде:
«Белгәнегезчә, «Усадьба Багряж» туристлык комплексын үстерүдә актив шөгыльләнәм. Минем өчен бу проект кына түгел, шуннан илһам алам. Бу урыннар аерым көчкә ия. Нәкъ менә монда, шәһәр ыгы-зыгысыннан еракта, мин чын-чынлап ял итәм», – ди ул.

«Багряж утары» – агротуризм белән шөгыльләнә торган туристлык комплексы. Биредә ике җирдә бик күп балыклар үрчетелә, шуңа “агро” сүзе кушыла. Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Казан шәһәрләреннән, Удмуртиядән дә килеп, кешеләр ял итә, балык тота алалар. Туристларга яшәү өчен, дистәдән артык модульле торак йортлар бар. Күл тирәләрендә беседкалар куелган. Алардан кышын да, җәен дә – ел әйләнәсендә файдаланыла. Модульле йортлар, сфералар (алары түгәрәкләнеп тора) – барысы да фундаментсыз ясалган.
«Өйләрне төзүдә безгә авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм, шулай ук, модульле йортлар төзү өчен откан грант ярдәм итте, төзелеш чыгымының күпмедер өлешен алар каплады. Туризм министрлыгыннан да грант оттык. Ә эшчеләр штаты булдыруны үз өстебезгә алдык. Бүгенге көндә 10нан артык хезмәткәр. Управляющий да, хисапчылар да бар, һәркемгә эш бүленгән. Республика җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Үткән ел килгән комиссия членнары «Борды авылында шундый искиткеч агротуризм белән шөгыльләнүчеләр бар икән» дип, шаккатып киттеләр. «Акчаны түкми-чәчми куллангансыз», дип мактадылар. Комплекс эшенә югары балл куйдылар. Киләчәктә дә проектларда катнашуны дәвам итәргә уйлыйбыз. Бу комплекста үз көчем белән купель төзелде. Аны быел аруландырып, коена башладык. Ходай кушса, 2027 елда Качмануны шунда үткәрергә өметләнәбез. Аның өчен юллар ачып, җылытып, әзерләргә туры киләчәк. Килүчеләр булыр дибез, барлык теләге булган кешеләргә юллар ачык», — дип сөйләвен дәвам итте карендәшебез.

Бу якта чишмәләр тау астыннан бәреп чыгып, челтерәп агалар. Аларны элгәредән сихәтле чишмәләр дип йөртәләр икән. Утарда ял иткән халык та шифасы бар диләр, үзләре белән шешә тутырып сихәтле су алып китәләр. Иван Петрович купельгә куелган кач һәм тәреләр турында да мәгълүмат бирде:
«Әлеге купельне ясаганда салонга мөрәҗәгать иттем, алар миңа ювелир куелма ясап бирделәр. Чишмәдән агып килә торган су торбасының уртасына, алып булмаслык итеп, көмештән Иисус Христос сурәте белән кач куйдырттым. Торбадан купельгә агып керә торган су шушы кач аркылы сафланып, аруланып килә. Биредә тәреләр дә куелган. Уртага куелган тәре бу купельнең авыл чиркәве белән бәйлелеген күрсәтә. Чөнки биредәге тәре дә, туган авылым Бордыдагы чиркәү дә Спас (Церковь Спаса Нерукотворного Образа) исемен йөртә. Сул яктагы тәрене (су шифалы булсын өчен куела) үзем Мәскәүдә булганда күргән идем. Аны безгә чиркәү старостасы Венера Утяшова бүләк итте. Ул безгә гел ярдәм итеп тора, һәр эшне бергәләп эшлибез. Авылыбыз чиркәвен карап тора. Бик абруйлы кеше, аңа Алладан сәламәтлек сорыйбыз. Өченче тәре – Серафим Саровский исемендә. Быел Кавказ тауларында ялда булганда, төшемдә күрдем мин аны. Ә икенче көнне чиркәүгә, Качману келәвенә бардык. Бәләкәй генә урында, кеше күп, карыйм, Серафим Саровский тәресе тора. Шуннан күреп, без дә заказ биреп кайтарттык».

Купельне төзегәндә Иван Петровичка туганнары, дуслары да ярдәм итә. Купель таштан эшләнгән, чашалары – бетоннан. Халык йөрсен, сихәтен күрсен дип, чын күңелдән теләк белән, адарынып төзелгән купель бу.
«Сезне шатланып үзебезнең утарга чакырам, карендәшләрем! Татарстан гына түгел, бөтен Рәсәй халкы килсәләр дә, сөенербез генә. Дусларыгыз, гаиләгез, балаларыгыз белән килегез – монда һәркем саф һава белән ләззәтләнә, матур сукмаклар буйлап йөри, балык тотуда үз көчен сынап карый һәм табигать белән гармониядә иркенләп ял итә алачак», – дип тәмамлады сүзен Иван Кузьмин.

Фотолар Иван Кузьминнан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев