Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Бордыдан Тамара Кузьмина: «Туганайлар»ны бер дә калдырмыйча укыйм”

Тукай районының Борды авылыннан Тамара Кузьмина «Туганайлар» газетасын бер дә калдырмыйча укып баруы турында сөйләде.

Ул беренче керәшен газеталары чыга башлаганнан бирле язылып, һәр санын түземсезлек белән көтеп ала.

"Мин инде күп еллар буе баштарак,  “Керәшен сүзе”, хәзер "Туганайлар" газетасының даими укучысы. Газета чыга башлаганнан бирле язылам һәм һәр яңа санын бик теләп укыйм. Анда басылган яңалыклар, мәкаләләр минем өчен бик кызыклы һәм файдалы. Авылда яшәгәнгә, район, республика тормышыннан да хәбәрдар булу бик мөһим. "Туганайлар" миңа бу мөмкинлекне бирә", - дип уртаклашты Тамара Егоровна.

Ул шулай ук газетаның милли рухны саклауда һәм үстерүдә зур роль уйнауын билгеләп үтте.

"Йола-гадәтләребез, мәдәниятебез турындагы язмаларны бик яратып укыйм. Бу безнең тамырларыбызны онытмаска, яшь буынга да тапшырырга ярдәм итә", - дип өстәде ул.

Тамара Кузьмина "Туганайлар" газетасы редакциясенә һәм барлык хезмәткәрләренә уңышлар теләде:

"Сезнең эшегез бик кирәкле. Алга таба да шундый матур, эчтәлекле газета чыгаруыгызны телим!" - диде ул.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев