Борды волонтерлары хәрбиләргә ярдәм итә
Тукай районының Борды авылында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре үрү эше дәвам итә.
Борды авылы клубында эш кайный – бер төркем волонтерлар маскировка челтәрләре үрә. Челтәрләр — махсус операция зонасында кулланыла торган бик кирәкле әйберләрнең берсе. Бу — бик зур ярдәм, дөрес ясалган маскировка челтәрләре пилотсыз очкычлардан һәм дошманның башка күзәтү һәм разведка системаларыннан яшереп, хәрбиләрнең гомерләрне саклап кала ала.
Борды авылының мәдәният йортында һәр көнне диярлек җыелып, Ватанны сакларга киткән егетләребезгә ярдәм итү максатыннан, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен челтәр үрү эше туктаусыз дәвам итә.
“Бу изге эштә авыл халкы, төрле яшьтәге кешеләр бердәм катнаша. Һәрбер кеше үз өлешен кертә, үзенең җылысын, теләген челтәрләргә сеңдерә. Безнең егетләребезне дошман күзләреннән саклап, аларның исән-сау әйләнеп кайтуына ярдәм итәр дип ышанабыз. Авыл халкының бу тырышлыгы, Ватанга булган мәхәббәте һәм ярдәмчел рухы аеруча кадерле”, – ди мәдәният йорты җитәкчесе Нурия Рамазанова.
.jpg)
Нурия Рамазанова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев