Алар «Без бергә» дип аталган республикакүләм балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабында лауреат исеменә лаек булдылар.
Бу фестиваль "Яшьләр һәм балалар" милли проекты кысаларында үткәрелә һәм яшь талантларны барлау, халык иҗатын саклау максатын күздә тота.
«Без бергә» фестивале ике юнәлештә уздырыла: халык иҗаты конкурсы һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсе. Анда вокал, хореография, уен коралларында уйнау, нәфис сүз, театр сәнгате кебек төрле номинацияләрдә көч сынашырга мөмкин. Шулай ук, «Иҗади гаилә» һәм «Осталарның гаилә династиясе» дигән махсус номинацияләр дә бар.
Фестиваль өч этаптан тора: муниципаль, зона һәм республика этаплары. Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылында эшләп килүче «Айбагыр» ансамбле зона этабында уңышлы чыгыш ясап, жюриның югары бәясенә лаек булды. Алар бу конкурста керәшеннәрнең «Олы көндә күкәй җыю» күренешен күрсәткәннәр.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы исә ноябрь аенда Казанда узачак.
Нет комментариев