Бу хакта Россия Мәгариф министрлыгының методик тәкъдимнәрендә әйтелгән, дип хәбәр итә РИА Новости.
Беренче сыйныф укучыларының дәресләре уку елының беренче яртысында 35 минуттан озаграк дәвам итмәскә тиеш, ә гыйнвардан башлап дәресләрнең озынлыгы 40 минутка кадәр артырга мөмкин.
Документ нигезендә, беренче сыйныф укучыларының дәресләренең озынлыгы сентябрьдән декабрьгә кадәр 35 минуттан, ә гыйнвардан майга кадәр 40 минуттан артмаска тиеш.
2-11 сыйныф укучыларының дәресләре 45 минут дәвам итә. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар 40 минут шөгыльләнә.
Нет комментариев