Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

«Бердәмлекнең серле ачкычы»: Җәкәү йортында балалар өчен күңелле бәйрәм узды

3 июньдә Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә балалар өчен күңелле бәйрәм уздырылды. Ул Россиядә халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Җәкәү йорты ишегалды ук бәйрәмчә бизәлгән иде. Койма буйлап тезелеп киткән туялар ышыгындагы эскәмияләрнең берсенә беркетелгән яшел яфраклы зур-зур агач ботаклары аллы-гөлле тасмаларын җилфердәтеп каршылады. Бәйрәм залындагы керәшен, чуваш һәм мари милли киемнәре кидертелгән манекеннар, борынгы сандык, аның өстендәге кием-салым игътибарны үзенә җәлеп итте. Дима дәдәйләре («Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты, сүз остасы Дмитрий Баранов) эреле-ваклы малайларны һәм кызларны зал уртасына чакырып чыгарды. Бер рәткә тезелеп баскан балалар физкультура дәресендәгечә, «бер», «ике» дип санап бетерүгә, Дима дәдәйләре аларны ике командага аерып та куйды. Балалар тиз генә командаларга исем сайлады: «Ак барс» һәм «Айбагыр»…

Дима дәдәйләре ике командадагы балаларга «Бердәмлекнең серле ачкычы» уены тәртибен аңлатты. Һәр команда үзенә бирелгән маршрут буйлап үтеп, серле ачкычны табарга тиеш икән. Ә ул ачкыч Җәкәү йорты түрендәге борынгы серле сандык йозагын ача. Сандыкта — бүләкләр. Дима дәдәйләре ул бүләкләрне дә санап үтәр дип көткән идек тә, әйтмәде. Югыйсә, балаларга сиздермичә генә янына барып сорап та караган идек, башта тиешле маршрутны ахыргача үтәргә кирәклеген, шуннан соң гына серне ача алуын аңлатты. Нишлисең, балаларга тагылырга туры килде. Балаларын, оныкларын алып килгән әниләр, әбиләр бер генә командага иярде, ә монда ике команда артыннан да чабарга кирәк, дип уйлап куйдым.

Ә уен маршруты шундый кызыклы, мавыктыргыч иде. Балалар арасында иң нәние булган өч яшьлек Богданның әбисе Елизавета Вятскина, балаларын алып килгән Алёна Пугачёва, Елена Бикбулатова, Ирина Муллина һәм башкалар үзләре дә дөньяларын онытып уен карады, кызларга, малайларга ярдәм итәргә тырышты. 

Алты тукталыш-станциядән торган маршрутта бер команда балаларын «Тройсын — Җапрак бәйрәме»ндә Ләйлә апалары (Җәкәү йорты хезмәткәре Ләйлә Фаизова) белән Дима дәдәйләре каршылады. Балалар ишегалдындагы агач ботагына бәйләнгән тасмаларны бер-бер артлы сүтеп, тиешле биремне үтәделәр. Каен чишү йоласыннан соң, Дима дәдәйләре аларга серле ачкычның кайда яшерелгәненә ишарәли торган җөмләнең бер сүзе язылган серле кәгазьне тоттырды. Ә бу вакытта икенче команда «Золотая рыбка»да Ангелина түтиләре (Җәкәү йорты хезмәткәре Ангелина Мухина) ярдәмендә кроссворд җавапларын табу белән мәшгуль булды. 

«Агыйдел» тукталышында да балаларны сынау көтеп торды. Башкорт милли киеменнән каршы алган Аркадий дәдәйләре («Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты Аркадий Умнов) балаларга ут күршеләребезгә кагылышлы сораулар яудырды. Арада башкорт балын да, Агыйдел елгасын да белүчеләр табылды. Соңыннан балалар Агыйдел суында капланган «көймә»не уртак көч белән әйләндерергә тиеш иделәр. Җиңел сынау димәс идем, ә шулай да балалар әниләре ярдәмендә анысын да ерып чыкты. 

Икенче каттан йөгереп төшеп, балалар ишегалдына, «Кунакта — Батыр янында» тукталышына ашыкты. Ә андагы озын бауда җепкә бәйләп эленгән берсеннән-берсе матуррак уенчыклар тирбәлә иде. Уенчыклар янәшәсендә исә татар милли киеменнән Павел дәдәйләре (Җәкәү йорты хезмәткәре Павел Александров) көтеп тора. Ул балаларга татар халкының милли Сабантуе турында сөйләде. Ул бәйрәмгә хас уеннарны белү-белмәүләре белән кызыксынды. Балалар барысын да беләләр икән. Шуннан соң, алар чират буенча күзләрен яулык белән бәйләп, үзләренә ошаган уенчыкны кайчы белән кисеп алдылар. 

«Әби сандыгы» тукталышы залда иде. Элгәреге керәшен күлмәге киеп, алъяпкыч япкан Илүзә апалары (Җәкәү йорты хезмәткәре Илүзә Галиуллина) балалардан кайсы халыкларны белүләрен сорады. Балалар беравыздан: «Керәшен, татар, рус, чуваш...», — дип тезеп киттеләр. Шуннан соң, Илүзә апалары экрандагы чуваш, керәшен, мари киемле хатын-кызларга күрсәтте. Залдагы манекеннар өстендә кайсы халык күлмәге икәнен бергәләп ачыклагач, аларны ахыргача киендереп бетерүдә ярдәм итәргә чакырды. Балалар сандык өстендәге кием-салымнан һәр халыкныкын аерып сайлап алып, тиз арада манекеннарны киендереп тә куйдылар. 

«Хинкали» остасы» тукталышы икенче катта икән, әллә балаларга тагылып чабып йөргәнгә, бу соңгысында Җәкәү йорты баскычлары артык текә тоелды. Бер менмәскә уйлаган идем дә, «Хинкали»ны ничек ясаганнарын күрәсе, өйрәнәсе килү теләге җиңде, балалар артыннан үрмәләдем... Грузиннарча киенгән Тамара түтиләре («Бәрәкәт» яшьләр бүлеге активисты Тамара Минова) балаларны аш-су өстәле янында көтеп тора иде инде. Һәрберсенә уклау һәм камыр өләште. Хинкали камырын ничек җәяргә икәнен аңлатуга ук, балалар эшкә кереште. Тугач та кулларына уклау тотырганнар диярсең, камырны юка гына җәеп, уртасына «эчлек» салып, хинкалины матурлап бөреп чыктылар.

Шуннан соң, Дима дәдәйләренә ияреп, көтүебез белән тагын беренче катка, залга төштек. Монда ике команда да җыелган иде. Һәр тукталышта бирелгән сүзләрдән җөмлә төзелде. Командаларның берсенә ачкычны табу өчен компасның кайда икәне күрсәтелгән иде. Икенчесенә — ачкычның кайда яшерелгәне (әмма аны бары тик компас ярдәмендә генә табып була). Балалар аптырашып утырганда, Дима дәдәйләре ярдәмгә килде. Ике команданың берләшеп, уртак көч, бердәмлек белән генә серле ачкычны таба алуын әйтте.

Тагын гөр килеп, ишегалдына чыктык. Компас ярдәмендә ачкыч яшерелгән урынны ачыкладылар. Балалар арасында яшькә иң зуры булган Василиса Муллина туя агачы ботагына эленгән серле ачкычны күз ачып йомганчы табып та алды.

Ә сандыкта балаларның һәрберсен бүләк — керәшен бизәкле кепка көтә иде. Башларына шул кепкаларны киеп күмәкләшеп фотога да төштеләр. Шуның белән уен беткәндер инде, дисезме? Юк, тагын баскыч буйлап аска төштек. Анда балаларны үзенең кызыклы уеннары, күз буулары белән фокусчы абыйлары көтә иде…

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев