Икътисадчы Үзәк банкның төп ставкасын 2026 ел ахырына кадәр фаразлады.
2025 ел ахырына Үзәк банкның төп ставкасы 16 процентка кадәр төшәргә мөмкин, ә 2026 елда — 12 процентка кадәр. Бу хакта "Татар-информ«га Финанс аналитиклары гильдиясенең Күзәтчелек советы әгъзасы Александр Разуваев хәбәр итте.
«Минем уйлавымча, агымдагы елның ахырына төп ставка 16 процент булачак, ә бер елдан 12-13 процент, мөгаен — 12 процент», — дип сөйләгән ул.
Исегезгә төшерәбез, хәзер Үзәк банкның төп ставкасы 21 процент тәшкил итә. Төп ставка буенча көйләүче директорлар советының якындагы утырышы 2025 елның 6 июнендә узачак.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев