Чистай районының Бахта авылында «Карендәш» ансамбле ир-егетләрне котлап, концерт куйган.
Авылдагы ир-егетләрне котлап концерт оештырганнар. Шулай ук, оештыручылар, аларга бәйрәм табыны да әзерләгәннәр.
«Сәхнәдә тынычлыкны саклаган һәм саклаучы барлык кешеләргә — ветераннарга, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә, ил өчен ышанычлы терәк булган барлык ир-атларга рәхмәт сүзләре яңгырады. Матур вокаль чыгышлар, биюләр һәм күңелгә үтеп керә торган шигырьләр беркемне дә битараф калдырмады», — дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Светлана Малышева.

Светлана Малышева фотолары
Нет комментариев