«Бәрмәнчек» ансамбле артистлары Мәскәүдәге Шереметьево халыкара аэропортында 12 сәгатьлек тоткарлык вакытында концерт куйган. Аларның «Катюша» җырын башкарып торган видеолары федераль матбугат чараларына таралды.
Ә гастрольдән кайтканда «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбле артистларының Мәскәүдәге Шереметьево халыкара аэропортында рейслары берничә сәгатькә тоткарлана. Безнекеләр анда югалып калмыйлар пассажирларга җырлап, якты кәеф һәм җылылык бүләк итәләр. Шунысын да билгеләп үтик, безнең артистлар Казанга кадәр 12 сәгать үз рейсларын көткәннәр. Бу хакта солистка Юлия Туктарева телеведениедә туры эфирда алып баручыларның сорауларына җава бирә:
“Аллага шөкер, без Казанга кайтып җиттек, өйдә, ял итәбез. Аэропортта 12 сәгать тоткарланып торганда, гел җырлап кына тормадык. Утырырга да урын юк иде, күп вакытны аяк өстендә уздырдык. Владивостокка турыдан-туры Казанга самолет очмый. Шулай да, безнең ансамбль гастрольләрне калдырмый, поезд юлы белән булса да барабыз”.
Озак көтүләргә карамастан, безнең талантлы артистларыбыз шатлык һәм уңайлылык атмосферасы тудырганнар. Инструменталь музыка, шулай ук, популяр совет җыры «Катюша»ны яңгыратканнар.
Ансамбль Ерак Көнчыгышта яшәүчеләргә халкыбызның бай мәдәниятен күрсәтү өчен меңнәрчә чакрым юл үтте.
“Халык җырларыннан һәм биюләреннән алып, ихлас елмаюларга кадәр, без Татарстанның бер өлешен Владивосток йөрәгенә алып килдек. Безнең чыгыш һәркемдә соклану уятты, ә мәдәни традицияләр белән алмашу төбәкләр арасында чын дуслык күпере булды”, – дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова.
.
Нет комментариев