Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Балык Бистәсе районы авылларында балалар белән Гаилә бәйрәме оештырганнар

Үри һәм Бирдебәк авылларында клуб җитәкчеләре балаларга бәйрәм ясаганнар, гаилә кыйммәтләрен аңлатканнар.

“Гаилә” сүзендә никадәр шатлык, никадәр тантана! Бала hәм гаилә. Бу ике сүз тыгыз бәйләнгән, баланы гаиләсез, гаиләне баладан башка күз алдына китерүе кыен.

Клуб җитәкчесе Евдокия Толстова балалар арасында күңелле "батл" оештыруларын сөйләде: “Алар үзләренең ни дәрәҗәдә оста, тапкыр, үткен, җитез, акыллы икәнлекләрен төрле сораулар, уеннар, табышмаклар аша күрсәттеләр. Балалар белән бергә, әти-әниләргә, чын мәгънәсендә, искиткеч күңелле гаилә бәйрәме бүләк иттек. Гаилә ул – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз, барыбызның да гаиләләре бәхетле булсын дигән теләктә без бәйрәмебезне тәмамладык!”.

Гаилә ул – җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Үри авылы китапханәчесе Рузилә Вәлиуллина да балалар белән "Мин гаиләмне яратам!” дигән темага сөйләшүләрен, бәйрәм итүләрен язды:

“Балалар белән гаиләнең һәр кеше тормышындагы роле, гаиләдә җылылык һәм мәхәббәтне сакларга ярдәм итә торган сыйфатлар турында әңгәмә кордык. Җыелышта катнашучыларның һәркайсы үзләренең тату гаиләләре, әтиләрен, әниләрен, энеләрен һәм апаларын ничек яратулары , туганнарына ничек ярдәм итүләре, энеләре һәм сеңелләре турында кайгыртулары турында сөйләделәр. Табышмаклар чиштеләр һәм кисеп алынган карточкалардан гаилә турында мәкальләр төзеделәр. Әти-әниләренә бүләк итү өчен, кәгазьдән кисеп-ябыштырып ромашкалар ясадылар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев