Балык Бистәсе мәдәният хезмәткәрләре Колышчыларга бүләк ясаган
Мамадыш районының Колышчы авылы халкы өчен Балык Бистәсе районының авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре концерт-тамаша күрсәткән.
Язның беренче көне бездә бик тә җылы һәм күңелле башланды. Колышчыга кунаклар килде. Балык Бистәсе авыллларыннан мәдәният хезмәткәрләре, бик күңелле театральләштерелгән концерт күрсәттеләр. Концертның режессеры, сәхнәгә куючысы Кызыл Йолдыз авылы клубы җитәкчесе Лариса Кибякова. Аны керәшеннәр оештырган фестивальләрдә, конференцияләрдә еш күргәнем булды. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара ул.

«Ак күбәләкләр» дип аталган бу тамаша да бар кешенең дә күңеленә керерлек итеп әзерләнгән. Сугыш чорында кыр госпиталендәге вакыйга җайлап кына концерт булып дәвам итә. Яшь, чибәр, талантлы шәфкать туташлары белән бергә госпитальдә дәваланучылар тарафыннан куелган концерт, тагын җай гына госпиталь тормышына күчте, сугыш бетү куанычы, әкрен генә безнең көннәр җитүе… Кызганыч, илләр тыныч түгел! Зур сугышны җиңгән бабайларның оныклары кулларына корал тотты...
Бу концерт-тамаша илебез сагында торучы, батыр ир-егетләргә багышланган бәйрәм – 23 февраль көненә әзерләнгән булса да, аны кайчан да күрсәтеп була.
Берсеннән-берсе оста мәдәният хезмәткәрләре, профессионал артистлардан ким түгел. Тамашачылар баянга кушылып җырланган элгәреге, йөрәкләргә үтеп кергән, мәгънәле, моңлы җыруларны рәхәтләнеп тыңлады. Баян дигәннән, анысында да күпләргә таныш, керәшеннәр арасында билгеле зат – Юрий Гордеев уйнады. Хатыны Зоя белән парлап башкарган матур җырлары белән дә куандырдылар алар.

Тамаша 2 сәгатькә якын барса да, җитмәде... Шушы бәйрәмне бүләк иткән күршеләребез – Балык Бистәсе районы мәдәният йорты хезмәткәрләре – Тәберде Чаллысы авылы мәдәният йорты җитәкчесе Юлия Вәлиева, китапханә мөдире Алия Шәрәфиева, Таулар авылы клубы җитәкчесе Газинур Җәләлов, Күки авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Лилия Ризаева, аның тормыш иптәше Илшат Ризаев, Ямаш авылы китапханә мөдире Исламия Сафина, тавыш операторы Исламиянең кызы Айзирә Сафина, шушы авылның моңлы егете Илмир Гәйнетдинов, Балыклы-Чүкәй авылы мәдәният йорты җитәкчесе Минзәлия Галәветдинова, аның тормыш иптәше видеооператор Фәргать Галәветдинов, Үри Чаллысы авылыннан үзешчән композитор Юрий Гордеев, аның хатыны Зоя Гордеева, концертның режиссеры, сәхнәгә куючысы Кызыл Йолдыз авылы клубы җитәкчесе Лариса Кибяковага Колышчылар бик рәхмәтле булып, алга таба да күрешүләргә өмет итеп, бик канәгать калдылар. Рәхмәт, сезгә күршеләр! Иҗатыгыз саекмасын, яшәү дәрте сүнмәсен, ару-имин яшәгез.

Валентина Максимова.
Фотолар Л.Кибяковадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев