Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Баграж җирлегендәге карендәшләр авылны төзекләндерә, спортны да үз итә

Зәй районының Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев җирлектәге эшләрдән иң мөһимнәре белән таныштырып, яңа елдагы планнары турында сөйләде.

— Сарсаз Баграж авылында чиркәү каршындагы бөяне чистартып, экскаватор ярдәмендә тирәнәйттек. Яңа торбалар салып, бөяп куйгач һәм ташлар да түшәгәч, ул бик матур күлгә әйләнде. Халык үзара «Пункт бөясе», «Пожарный бөясе» дип йөртә торган бу күл тирә-юньгә ямь биреп тора хәзер. 

Сарсаз Баграж клубы кышларын салкын була, җитмәсә, түбәсеннән су үтә иде. Район сессиясендә шушы проблеманы күтәреп чыгарга мәҗбүр булдым. Районыбыз башлыгы Разиф Кәримов ярдәме белән «Агросила» грантын алып, клубны төзекләндерүгә ирешә алдык. Клубка җыелган саен, авыл халкы район башлыгына рәхмәт әйтә. Юкса, салкын айларда клуб эчендәге җылылык 12-14 градустан югары күтәрелми иде. Юешләнгән стеналарын яңадан күтәртеп, җылылык торбалары уздырдык. Клуб түбәсен калай белән ябуны шушы көннәрдә төгәллибез. Сарсаз Багражда ике ел ярым элек ФАП та салып салып куйган идек. 

Быел Югары Баграж халкы да яңа фельдшер-акушерлык пунктына йөри башлады. Бу авылда ФАП ачылуы җирлек өчен зур шатлык булды. Авыл фельдшеры, гомере буе халык сәламәтлеге сагында торучы Людмила Тугашева соңгы өч елда гел урамда йөрде, чөнки медпункт юк иде. Югары Багражда көне буе авырулар янына, йорттан-йортка кереп йөри-йөри дә, җыелган мәгълүматны компьютерга кертү өчен Урта Баграждагы ФАПка бара. 

Югары Багражда авыл үзәген төзекләндерергә керештек. Яңа ФАП алдына брусчатка җәелде. Олылар өчен спорт тренажерлары да урнаштырдык. Ул тренажерлар мәйданчыгы — ФАП һәм клуб каршында, чиркәү янында ук. Кайчан карама, тренажерларны халык сырып алган булыр. Барысы да шөгыльләнә. Моны күреп, хәзер башка авыллар да үзләрендә спорт тренажерлары көйләүне сорый. 

2026 елда Урта Баграж урамында да спорт тренажерлары куярга җыенабыз. Аны, «Татнефть»нең махсус гранты исәбенә, «Елховнефть» урнаштырып бирәчәк. 

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, 2025 елны Урта Багражда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар истәлегенә салынган һәйкәлне төзекләндергән идек. Шул һәйкәл янына тыл ветераннары истәлегенә дә стела төзеп куйдык. Һәйкәл янына брусчатка җәйдек.

2025тә Урта Багражның үзәк урамында, авыл башыннан баргандагы күперне дә киңәйтеп ясадык, куркынычсызлык киртәләре дә куйдык. 

2026 елны Сарсаз Багражда үзара салым акчасына юлга вак таш түшәү дәвам иттереләчәк. Шулай ук, махсус программа нигезендә, 3 километр 6000 метр арада юлга асфальт җәяргә исәплибез.

Бу яңа елда, үзара салым акчасына, Югары Баграж авылының Совет урамы юлына вак таш салуны төгәлләп бетерәсе бар. 

Җирлектәге өч авылда да үзара салым акчасын 2026 ел өчен дә, узган елдагы шикелле үк, җан башыннан 600 сум итеп билгеләдек. Исәп — җирлек халкына тормыш уңайлыклары тудыруны алга таба да дәвам итү. Махсус программадан файдалану, грантлар оту — кыскасы, җирлекне үстерү өчен барлык мөмкинлекләрдән дә файдалану. 2026 ел Баграж җирлегендә яшәүчеләргә, республикабыз һәм Россия халкына иминлек, сәламәтлек, уңышлар китерсен. Җир йөзендә тынычлык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев