Әхмәт авылында зиратны тәртипкә китерделәр: бердәмлектә – көч!
Хәбәрләр

Әхмәт авылында зиратны тәртипкә китерделәр: бердәмлектә – көч!

Зәй районының Кадер авыл җирлегендә күркәм гадәт дәвам итә. Күптән түгел Әхмәт авылында яшәүче керәшеннәр зиратны чистарту буенча зур өмә оештырдылар.

Авыл халкы бердәм булып, зират территориясендәге корыган ботакларны җыйды, үләннәрне чапты һәм һәр каберне тәртипкә китерде. Бу изге эштә яшьләр дә, өлкәннәр дә теләп катнашты.

Кадер авыл җирлеге башлыгы Людмила Барсукова бу хакта безнең белән дә уртаклашты:

«Зиратыбыз чистарып калды. Мәңгелеккә күчкән якыннарыбыз бәхиллекләрен биреп ятсыннар. Өмәдә катнашкан һәрбер кешегә, авылдашларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телибез», — диде ул.

Чыннан да, мондый чаралар авыл халкының бердәмлеген күрсәтә һәм киләчәк буынга үрнәк булып тора.

Л. Барсукова фотолары.
 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев