Туганайлар

Татарстан

16+
Хәбәрләр

Авылларда өмәләр гөрли

Авылларда язгы өмәләр дәвам итә. Язга чыккач авылдашлар бергә җыелышып, юл буйларын, авыл урамнарын, зиратларны җыештыру традициясе бар.

25 апрель көнне Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Чистый берег» акциясенә кушылдылар һәм авыл чишмәсе тирәсен җыештырдылар.

Минзәлә районының Түбән Юшады авылы халкы Сарман-Минзәлә трассасы ягыннан авылга илтүче юлны тәртипкә китерделәр.

«Субботникта катнашкан һәркем юл янындагы вак ташны җыеп, юлдагы чокырларга салды. Цифрлаштыру һәм югары технологияләр заманында, чиләк һәм арба белән йөреп, үз юлыңны ясау көлкеле тоелса да, «батканны коткару – батучының үз эше» дигәндәй, бу эш үзебез өчен әһәмиятле. Менә инде өченче ел бозлавык, яңгыр булганда да авылга проблемасыз керәбез”, – дип сөйләде Юшадыдан Наталья Чепкасова.

Бакалы районының Ахман авылы мәдәният йорты, авыл җирлеге бюджет оешмалары хезмәткәрләре Бөтенроссия өмәсендә катнаштылар.

«Бөтенроссия өмәсендә катнашу – тирә-як мохит турында кайгырту һәм иҗтимагый урыннарны төзекләндерүгә шәхсән өлеш кертү өчен менә дигән мөмкинлек. Бу башлангыч безгә урамнарны, ишегалларын, парк һәм скверларны бергәләп җыештырырга ярдәм итү генә түгел, ә һәрбер кешегә иҗтимагый файдалы эшкә кушылырга, үз районнарында, торак пунктларында масштаблы үсеш программаларында һәм уңай үзгәрешләрдә катнашу мөмкинлеген бирә», – диләр ахманлылар.

Яңа Маты авылы мәдәният хезмәткәрләре дә Бөтенроссия өмәсеннән читтә калмадылар.

«Уртак көч белән туган авылыбыз мәдәният йорты территориясен тәртипкә китердек. Узган елдан калган яфракларны һәм чүп-чарны җыйдык. Чәчәк түтәлләрен рәтләдек» – дип сөйләде мәдәният йорты җитәкчесе Артемий Кудрин.

Менделеевскиның Монай авылы активистлары «Экояз» экологик акциясе кысаларында территорияне яшелләндерүдә катнаштылар. Акциядә катнашучылар әзерләнгән грунтка алмагач, груша агачларын утырттылар:

«Үссеннәр һәм безне үз җимешләре белән сөендерсеннәр» — өмә шундый девиз астында узды. Яшь буын һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре бергәләп эшләделәр: җир казыдылар, ашлама керттеләр һәм үсентеләрне саклык белән җиргә беркеттеләр. Бу агачлар хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы хөрмәтенә тере һәйкәл генә түгел, бәлки озак еллар дәвамында клубка килүчеләрне яз көне чәчәкләренең хуш исе һәм көзен тәмле җимешләре белән сөендерерләр», – диде мәдәният йорты җитәкчесе Надежда Бакаева.

Кукмараның Кече Чура һәм  Поршур клубы хезмәткәрләре бергәләп дамба, су буйларын, юл кырыйларын чүптән җыештырганнар.

«Гади кеше хезмәтен, үзебезне һәм әйләнә-тирәбезне хөрмәт итәргә өйрәнсәк, табигатебез чиста, җиребез дә бик рәхмәтле булыр иде», – ди алар.

 

Фотолар мәдәният йорты җитәкчеләреннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев