Әтиле-кызлы Черновлар сугышта элемтәче булалар
Мамадыш районының Усали мәктәбе укучысы Самира Чернова парламент дәресләре кысаларында үз ыруы турында язган.
Батырлык яуда беленә, ди халык. Безнең ыруда моңа мисал җитәрлек.1941 елның 22 июнендә иртәнге сәгать 4тә фашистлар безнең илгә бәреп керә. Шул көннән Бөек Ватан сугышы башлана һәм ул 1418 көн дәвам итә. Сугыш башлангач, әби-бабайларыбыз үз җилкәләрендә көч җитмәслек авыр йөк күтәрәләр, түзәләр. Ул чор турында тарих дәреслекләреннән, әби-бабайлар истәлекләреннән беләбез.
Әбиемнең әтисе Николай Черновны, почта начальнигы булганлыктан, башта бронь биреп, сугышка җибәрми торалар. Ул 1943 елда сугышка алына, элемтәче булып хезмәт итә. Сугыштан исән-сау кайтып, озын гомер кичерә.
Аның кызы Елизавета да сугышка алына. Ул да элемтәче була. Алар икесе дә — II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары, күп санлы медаль ияләре.
Сугыш елларында карт әбием авылыбыз почтасында телефонистка булып эшли. Русча яхшы белгәнлектән, бер хатасыз итеп, телеграммалар ала, җибәрә. Кызганыч, начар хәбәр китергән телеграммалар ул елларда күбрәк була. Алар бабам белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Барысы да хезмәт ветераннары. Мин алар белән бик горурланам.
Самира ЧЕРНОВА,
8нче класс укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев